Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Рәмзия Махиянова 28 ел Азнакай сабыйларын тәрбияли

Көчле рухлы Рәмзияне язмыш сынаулары сындыра, чүктерә алмаган. Егермесендә нинди булса, һаман да шулай калгандыр сыман. - Гомерем буе яратып яшим, - ди ул. - Яшьтән үк сайлаган һөнәремне, бер күрүдә гашыйк булган ирем Рәсимне, улым, кызым, якыннарымны, тирә-янымдагыларны. Хатын-кызны барсын бергә туплаган менә шушы Мәхәббәт яшәтә дә инде. Шулай...

Көчле рухлы Рәмзияне язмыш сынаулары сындыра, чүктерә алмаган. Егермесендә нинди булса, һаман да шулай калгандыр сыман.


- Гомерем буе яратып яшим, - ди ул. - Яшьтән үк сайлаган һөнәремне, бер күрүдә гашыйк булган ирем Рәсимне, улым, кызым, якыннарымны, тирә-янымдагыларны. Хатын-кызны барсын бергә туплаган менә шушы Мәхәббәт яшәтә дә инде. Шулай булмаса, ул сулган чәчәк кебек...


1985 елның җиргә матурлык, яшеллек иңдергән апрелендә Әфганстан җиреннән хәрби хезмәттән көтеп алган Рәсиме белән аларның туе була. Мәхәббәт җимеше булып бер елдан кызлары Лилия, аннары уллары Ленар туа. Бер-берен өзелеп яратып, матур яши алар.

Рәмзия балалар бакчасында тәрбияче, Рәсим "Азнакайнефть" идарәсендә токарь булып эшли. Дөрес, авырлык-сынаулар аша да шактый үтәргә туры килә. Кызганыч, гаилә бәхете гомерле булмый: янып торган, япь-яшь чагында, Рәмзиясенә кечкенә ике нарасый язмышын да тапшырып, Рәсиме бакыйлыкка күчә...


Әтиләреннән 14 һәм 10 яшьтә калган кызы белән улын ялгызы гына аякка бастыру җиңел булмый, билгеле. Инде икесе дә белгечлек алып, тормышта үз урыннарын тапканнар. Уңышлары белән әниләрен сөендереп торалар.


Рәмзиянең бүген бар куанычы - балалар. Үзенекеләр һәм бакчада тәрбияләнүче сабыйлар. Менә 28 ел, шәһәребездә "Әкият" балалар бакчасы ачылган көннән башлап, ул шушында тәрбияче булып эшли. Һәр нарасыйда кечкенәдән үк олы шәхес күреп, аларга бар җан җылысын сала ул. Әти-әниләр дә бу мөнәсәбәтне сизеп, аны хөрмәт итәләр. Бакчадагы һәр чара, бәйрәм, профкомда мәдәни өлкә өчен җаваплы буларак, аның актив катнашында үтә. Әнә шулай оештыруга да оста, тәрбия эшчәнлегендә инновацион технологияләрне дә тиз эләктерүчән Рәмзия Махиянова.


Берничә көн элек кенә ул Азнакай хатын-кызлары делегациясе составында Татарстан Президенты белән очрашуда булып кайтты.


Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рәмзия Махиянова 28 ел Азнакай сабыйларын тәрбияли