Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ришвәтчелекне ничек аңлыйсыз?

Шәһәр урамында, берничә хезмәт коллективында әнә шундый сорау белән мөрәҗәгать итеп, без азнакайлыларның бу нәүбәттән фикерләре белән кызыксындык. ни дисәң дә ришвәтчелек илкүләм җитди проблемаларның берсенә әверелде. Әйе, әлеге мәсьәләгә һәркемнең үз карашы, әмма асылы бер: ришвәтчелек җәмгыятебезне җимерүче факт һәм аны алучылар да, бирүчеләр дә бер үк дәрәҗәдә гаепле....

Шәһәр урамында, берничә хезмәт коллективында әнә шундый сорау белән мөрәҗәгать итеп, без азнакайлыларның бу нәүбәттән фикерләре белән кызыксындык. ни дисәң дә ришвәтчелек илкүләм җитди проблемаларның берсенә әверелде. Әйе, әлеге мәсьәләгә һәркемнең үз карашы, әмма асылы бер: ришвәтчелек җәмгыятебезне җимерүче факт һәм аны алучылар да, бирүчеләр дә бер үк дәрәҗәдә гаепле.

Илшат Хәбриев, 28 яшь, вакытлыча эшсез:

- Яшьләргә эшкә урнашуы бик авыр, хет ике вуз бетер, танышлыгың юк икән, безнең шәһәрдә үз белгечлегең буенча юньле-рәтле, акчалы эшкә урнаша алмыйсың. Чордашларым арасында да әнә никадәр сәләтле, булдыклылары да эш таба алмый йөри. Ә инде бәхет елмаеп, берәр танышың ярдәм кулы суза икән, арадашчыга да, сине алган җитәкчегә дә бурычлы булып каласың. Әти-әниләрнең без яшь чакта эшләмәгән кешене җавапка тарталар иде дигәннәрен әкият тыңлагандай тыңлап утырасың.

Зифа Кадыйрова, 52 яшь:

- Закон нигезендә, акча түләми генә башкарыла торган документлаштыру эшләренә дә танышлык я булмаса акча төртү кирәк. Кая бара бу дөнья? Демократия дип авыз суы корыталар, ә чынбарлыкта бөтенесе бер нәрсәгә - коррупциягә корылган. Әнә, күршемнең бертуганы бер дәрәҗәле урында утыргач, бер кайгысы юк, йомышларын телефоннан шалтыратып кына хәл итә. Мондый туган-тумачалык аша әшнәлекне мин чып-чын ришвәтчелек дип саныйм. Ә без, туган-тумача түрә булмагач, ары чабабыз, бире чабабыз... Әле аның ришвәт дигәнен дә төртә белергә кирәк...

Факиһә Рәхмәтуллина, 72 яшь:

- Республиканың дәүләт учреждениесе саналган сырхауханәдә операция ясатып кайттым. "Тәртипләрен" алдан ук анда дәваланып кайтучылардан сораштырган идем, үзем белән каз, каймак, как ишене алдым, авыл күчтәнәчләрен авыз итсеннәр, дидем. Минем башкалага җыенганымны карап торган оныгым (ул юрист булырга укый, каникулга кайткан иде) миннән шаркылдап көлә: "Әби, син бит взятка бирергә җыенасың, коррупция тудыруга өлеш кертәсең, җинаятькә барасың", - ди. Нишләп җинаятьче булыйм ди инде мин, сәламәтлегемне кайгыртып, рәхмәт йөзеннән өйдә булганын гына алып барам бит. өстәгеләргә акча төртә-төртә түрәлеккә, байлыгын арттырырга җыенганнарны япсыннар төрмәгә. Үзең үстергән каз өчен җинаятьче дип монда... Шулай да, оныгыма да күтәрелеп бәрелмәдем, ни дисәң дә законнарны укый бит, белә торгандыр.

Фикерләр белән Лиза Нур кызыксынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев