Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Рәхмәт сүзе

Хөрмәтле азнакайлылар! 14 октябрьдә Азнакай муниципаль районының муниципаль берәм-лекләре вәкаләтле органнарына депутатларны өстәмә сайлауларда зур активлык күрсәткәнегез өчен барчагызга да ихластан рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Безнең хезмәт сөючән Азнакай халкы алдынгы, гадел карашлы, актив булуы белән аерылып тора. Муниципаль органнарга өстәмә сайлауларда без моңа янә инандык. Азнакай шәһәр һәм авыл җирлекләре...

Хөрмәтле азнакайлылар! 14 октябрьдә Азнакай муниципаль районының муниципаль берәм-лекләре вәкаләтле органнарына депутатларны өстәмә сайлауларда зур активлык күрсәткәнегез өчен барчагызга да ихластан рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Безнең хезмәт сөючән Азнакай халкы алдынгы, гадел карашлы, актив булуы белән аерылып тора. Муниципаль органнарга өстәмә сайлауларда без моңа янә инандык. Азнакай шәһәр һәм авыл җирлекләре Советларына сайлау кампаниясе барлык участокларда да бернинди закон бозуларсыз һәм бик оешкан төстә үтте. Сезгә шулай ук шәхсән үземә, депутатлыкка сайланган башка кандидатларга зур ышаныч күрсәтүегез өчен дә рәхмәтемне җиткерәм. Сез миңа гына түгел, бүгенге муниципаль район җитәкчелегенә, безнең командага олы ышаныч күрсәттегез. Сезнең шундый югары бәя җиңнәрне тагын да ныграк сызганып, тагын да нәтиҗәлерәк эшләү теләге уята. Һәм без моннан соң да сынатмаска, бу ышанычны күркәм эшләребез, яңадан-яңа уңышлар белән акларга бурычлыбыз. Сайлаучыларыбызның өметен конкрет эшләребез белән ныгытырга тиешбез дип саныйбыз. Азнакай муниципаль районы Татарстан Президентының да, "Татнефть" ААҖнең дә һәрчак игътибар үзәгендә. Икътисади үсеш-үзгәрешләрдә аларның ярдәм-кайгыртуын тоеп яшибез.
Сайлаулардан соң тормыш туктап калмый. Безгә киләчәктә дә бу шәһәрдә яшисе, эшлисе, иҗат итәсе, яңартасы, торгызасы. Без бергәләп күп нәрсәләр эшли алабыз. Бу барыбыздан - сайлаучылар һәм депутатлар корпусының уртак эшеннән, һәрбер азнакайлының гражданлык позициясеннән тора. Кичектергесез, уртак эшләрне гамәлгә ашыруда Азнакай шәһәренең күпмилләтле зур гаиләсенең яхшы, имин тормышын тәэмин итүдә бердәм булыйк!
Бик зур рәхмәт Сезгә! Сәламәтлек, иҗади уңышлар, һәрбер йортка иминлек телим!
Хөрмәт белән сезнең депутатыгыз Марсель Шәйдуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рәхмәт сүзе