Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Рәхмәт сезгә, яктылык өләшүчеләр!

Зур тарихы булган бу истәлекле дата н иң зур һәм якты бәйрәмнәрнең берседер, мөгаен. Моннан нәкъ менә 92 ел элек (1920) бу көнне Россияне электрлаштыру турындагы дәүләт планын (ГОЭЛРО) кабул иткән Советларның сигезенче Бөтенроссия съезды ачылды. Шуннан соң узган дәвер эчендә илебез дөнья күләмендә үзенең бай энергия ресурслары белән дан...

Зур тарихы булган бу истәлекле дата н иң зур һәм якты бәйрәмнәрнең берседер, мөгаен. Моннан нәкъ менә 92 ел элек (1920) бу көнне Россияне электрлаштыру турындагы дәүләт планын (ГОЭЛРО) кабул иткән Советларның сигезенче Бөтенроссия съезды ачылды. Шуннан соң узган дәвер эчендә илебез дөнья күләмендә үзенең бай энергия ресурслары белән дан тоткан дәүләткә әверелде.
Бүген без яшәешебезне электр энергиясеннән башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Ул - кешелек акылының иң гүзәл җимешләреннән берсе. Бүген авылларыбыз, шәһәрләребез электр нурына күмелеп утыра, өйләребез якты, җылы икән, моның белән без энергетикларга рәхмәтлебез.
Районыбызның хөрмәтле энергетиклары, шушы мактаулы да, җаваплы да өлкәнең алга китешенә гомерләрен багышлаган, инде лаеклы ялда булган кадерле ветераннар! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм. Тормышыгыз мул, имин, якты булсын. Сезгә, гаиләгезгә ныклы сәламәтлек, бәхет телим!

Марсель ШӘЙДУЛЛИН,
Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рәхмәт сезгә, яктылык өләшүчеләр!