Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Республикада күзәтчелек һәм профилактика эшләре бүлегенең иң яхшы хезмәткәре – Азнакайдан!

Республикада “Күзәтчелек һәм профилактика эшләре бүлегенең иң яхшы хезмәткәре” бәйгесенә нәтиҗә ясалды.

Анда райондашыбыз янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән инспекторы – эчке хезмәт майоры Айдар Сафиуллин катнашып, “Күзәтчелек һәм профилактика эшләре бүлегенең иң яхшы хезмәткәре” исеменә лаек булды.

– Ел саен безнең ведомство елъязмасы яңа батырлык һәм коткару тарихлары, үз эшенә лаеклы карап, каһарманлык һәм батырлык күрсәткән, якыннарына вакытында ярдәмгә килгән, үзләренең һөнәри яки гражданлык бурычларын җиренә җиткереп үтәгән замана геройларның яңа исемнәре белән тулылана. Шунысы сөенечле, әлеге бәйгедә өченче ел рәттән хезмәттәшләребез – Азнакай егетләре җиңеп килә. Аларның барысы да үз хезмәтләрен намус белән башкарып, үз бурычларын яхшы аңлаучылар, – ди янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Булат Шәйхетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев