Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Референдумга барасызмы? Салым файдасын тоясызмы?

Газетабызны даими алдырган, аның белән элемтәдә торган райондашларга әнә шул сорау белән мөрәҗәгать итеп, алардан менә шундый җаваплар алдык.

18 ноябрьдә районыбызның авыл биләмәләрендә үзара салым җыю буенча референдумнар узачак. Әлегә кадәр аларда җыелышлар үтеп, узган чорда бу акчага ниләр эшләнүе турында хисап тотылды, алда хәл итәсе проблемаларны чишүгә тотыласының күләмен билгеләү буенча фикер алышулар барды. Референдумга барасызмы? Үзара салымның файдасын тоясызмы? Газетабызны даими алдырган, аның белән элемтәдә торган райондашларга әнә шул сорау белән мөрәҗәгать итеп, алардан менә шундый җаваплар алдык.

Дания Авзалова, Илбәк авылы:

–Узган ел үзара салым 250 сум итеп билгеләнгән иде. Күптән түгел узган авылдашлар җыенында, күпчелекнең фикере белән, быел аның күләмен арттырып, 300 сумга җиткерү турында килешенде. Дөрес, арада моның белән килешмәүчеләр дә бар. Әмма соңгы сүзне бөтенхалык катнашындагы референдум нәтиҗәсе “әйтер”. Хөкүмәттән дүртләтә күләмдә ярдәм өстәлгән бу акчаның файдасын яхшы тоябыз. Әйтик, безнең урамда мәктәпкә кадәр асфальт түшәлде. Балалар шома юлдан гына теркелдәп кайтып керә, үзебез дә кичләрен һава суларга чыгып, рәхәтләнеп йөреп керәбез. Элек ул бик начар, чокыр-чакырлы иде. Гаиләдә сөйләштек, референдумга барып, тавышыбызны биреп кайтачакбыз. Үзара салым акчасы үзебезнең яшәү проблемаларын хәл итүгә тотыла, барыбыз да монда үз өлешебезне кертергә тиеш, дип уйлыйм.

Фәхразый Кәримов, Чалпы авылы:

–Алай авылда үзара салымга каршы килүчеләр булуы турында ишеткәнем юк. Аңа дәүләттән дә өстәлеп, авылны төзекләндерүдә отышлы булуын инде барыбыз да аңладык. Шул ук юлларны гына алыйк: алар барысы да карап-төзәтеп торыла. Ике зират та чистартыла, аларны төзекләндерүдә иганәче авылдашларыбызның да өлеше керүен әйтергә кирәк. Референдумга әзерлек барды. Агитатор кызлар өйләргә йөреп аңлатулар, әңгәмәләр үткәрде. Анда авыл халкы актив катнашыр дип уйлыйм.

Әлфия Миңнеханова, Сукаеш авыл биләмәсе башкарма комитеты секретаре:

–Референдум үткәрүгә биләмә тулысынча әзер. Анда катнашырга чакыру мөрәҗәгатендә 2014 елдан башлап бүгеге көнгәчә салым акчасына башкарылган эшләр күләме һәм аларга тотылган акча турында тулы мәгълүматлар чагылдырылды. 2019 елга планлаштырылган эшләр турында бәян ителде. Әйтик, 2014 елда бу акча нигездә авыллардагы юлларны ремонтлауга тотылса, 2015 тә зиратларны зурайту, коймаларын яңарту кебекләре башкарылды. 2016 елда Курай Елга, Банки Сукаеш авылларында урам утларының лампалары яңартылды, зиратларны караучистарту, коймаларын яңарту дәвам ителде. 2017 елда Зур Сукаешта урам юлы, Банки Сукаешта су скважинасы ремонтланды, Түбән Сукаешта урам уты лампалары алыштырылды. Быел Банки Сукаешта юл ремонтланды, Түбән Сукаешта су челтәре өчен торбалар алынды, Зур Сукаешта Мәктәп һәм Совет урамнарында юллар төзекләндерелде, урам лампалары яңартылды. Киләсе елга да планнар зурдан. Янгын куркынычсызлыгы буенча да, чишмәләрне яңартуда да, су линияләрен алыштыруда да эшлиселәр байтак. Референдумда нигезле сәбәп белән катнаша алмаучылар өчен алдан тавыш бирү оештырылды, 18 ноябрьдә, үзләренең гозерләре нигезендә, өлкән яшьтәгеләрнең өйләренә барылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев