Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Районыбызның Әлкәй авылында туган Нәфисә Мөхәммәтшинага шушы көннәрдә 100 яшь тулды

Ишле гаиләдә үскән Нәфисәгә дүрт сыйныфны тәмамлау белән колхозда эшләргә туры килә. 1934 елда авылдашы Хәсәнша белән язмышларын бәйлиләр. Бәхетле гаилә тормышы күген сугышның кара болыты каплый. Ирен фронтка озатканда, Нәфисә берсеннән-берсе кечкенә өч баласы белән кала. Әмма үзеңне кызгандырыр чор түгел. Җигелеп колхоз йөген тартасы, кич утырып сугышчыларга оекбаш,...

Ишле гаиләдә үскән Нәфисәгә дүрт сыйныфны тәмамлау белән колхозда эшләргә туры килә. 1934 елда авылдашы Хәсәнша белән язмышларын бәйлиләр. Бәхетле гаилә тормышы күген сугышның кара болыты каплый. Ирен фронтка озатканда, Нәфисә берсеннән-берсе кечкенә өч баласы белән кала. Әмма үзеңне кызгандырыр чор түгел. Җигелеп колхоз йөген тартасы, кич утырып сугышчыларга оекбаш, бияләй бәйлисе... Нәфисә Якуп кызына, барлык чордашлары кебек, иң катлаулы сынаулар аша узарга туры килә.
-Бөгелмәгә ашлык илтергә бардым. Юлда тәгәрмәчем ватылды, рәтләрлек түгел. Өстәге бишмәтемне тәгәрмәчкә алыштырып, салкында күлмәкчән кайттым, - дип искә ала ул авыр вакытларны ветеран.
Әнә шулай үз-үзләрен аямый, Бөек Җиңүне якынайту өчен тылда алар көнне төнгә ялгап тир түккән. Нәфисә Мөхәммәтшина намуслы тырыш хезмәте өчен бик күп мактау кәгазьләре, медальләр белән бүләкләнә.
Ире Бөек Ватан сугышыннан икенче төркем инвалид булып кайта. Колхозда бригадир булып эшли. Бәхет өстенә бәхет булып тагын өч балалары туа. Хәсәнша ага белән Нәфисә апа 49 ел матур гомер кичерәләр.
Бүгенге көндә йөзьяшәр әби Әлмәт районының Түбән Мактама бистәсендә кече кызы Дания гаиләсе тәрбиясендә яши. Аның 16 оныгы, 16 оныкчыгы, 2 онык оныгы бар.
-Безнең баштан ниләр генә үтмәде, әмма үземне бәхетле тоям. Бүгенге тормышның матурлыгына, балаларым, оныкларымның уңышларына куанам, һәрдаим аларның кадер-хөрмәтен тоям, - ди йөзьяшәр.
Юбилярны Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин тәбрикләде, РФ Президенты В.Путинның котлау хатын, үзенең бүләкләрен тапшырды.
Резеда Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Районыбызның Әлкәй авылында туган Нәфисә Мөхәммәтшинага шушы көннәрдә 100 яшь тулды