Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Районның әдәби картасы булдырылды

Урманай авылы мәктәбендә районның әдәби картасын тәкъдир итү кичәсе узды. Азнакай районы талантларга бай дип юкка гына әйтмиләр. Әдипләр саны буенча ул республикабызда Арчадан кала икенче урында тора. Урманай авылы китапханәчесе Сирина Галиева күптәнге хыялын тормышка ашырып, әнә шундый үзгә карта булдырган. Аның электрон вариантын татар теле һәм әдәбияты укытучысы...

Урманай авылы мәктәбендә районның әдәби картасын тәкъдир итү кичәсе узды.

Азнакай районы талантларга бай дип юкка гына әйтмиләр. Әдипләр саны буенча ул республикабызда Арчадан кала икенче урында тора.

Урманай авылы китапханәчесе Сирина Галиева күптәнге хыялын тормышка ашырып, әнә шундый үзгә карта булдырган. Аның электрон вариантын татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльвира Ихсанова ясаган. Кичәне дә алар икесе алып барды.

Районыбыздан чыккан әдипләр белән таныштыруны үз туган авылларыннан башладылар. Хикәяләр остасы, дистәләгән китаплар авторы, СССР язучылар берлеге әгъзасы Гариф Галиев нәкъ менә Урманайда туган, шунда иҗатына илһам алган. Калган язучы-шагыйрьләр белән таныштыру исә авылларның алфавит тәртибендә барды.

Бу кичәдә районыбызда каләм ияләренең күплегенә, халкыбызның моңга байлыгына тагын бер кат инандык. Җәмгысе 27 танылган исем яңгырады, дистәләгән яшь язучы телгә алынды. Алар арасында якташларыбыз Марсель Галиев, Флера Гыйззәтуллина, Нур Әхмәдиев, Илдус Гыйләҗев кебек әдәбиятыбызның йөзек кашы булганнары да; читтә туып үссәләр дә, Азнакаебызда яшәп иҗат иткән, нәкъ биредән олы әдәби мәйданга күтәрелгән Мәхмүт Хәсәнов, Мөсәгыйть Хәбибуллин кебек олпат язучылар да; бернинди исем-шөһрәткә дәгъва кылмыйча, үз җирлегебездә яшәп иҗат итүчеләр дә бар.

Укучылар читтән күзәтүче генә булып калмыйча, аларның шигырьләрен сөйләделәр, җырларын башкардылар.

-Үзәкләштерелгән китапханәләр берлегенә зур рәхмәтлебез. Аларның методик ярдәменнән башка бу эшне башкарып чыгып булмас иде, - ди Сирина Галиева.

Кичәнең кунаклары - шагыйрьләр Илдус Гыйләҗев һәм Резеда Шәрипова урманайлыларның гаять кирәкле, гаҗәеп эш башкаруын билгеләп үтте.

Укучылар өчен бөек әдәбият дәресе булды бу кичә. Урманайлылар әдәби карта белән районның башка мәктәпләрен дә таныштырырга вәгъдә бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев