Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Райондашыбыз Мөгътәсим Хәнипов 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Райондашыбыз, Бөек Ватан сугышы ветераны Мөгътәсим Хәнипов шушы көннәрдә үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны котларга муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин җитәкчелегендә тулы бер делегация килде. Табигате буенча тыйнак кеше буларак, ул мондый игътибардан бераз югалып та калды. -Аллага шөкер, бүген без бәхетле тормышта яшибез. Җылы котлауларыгыз, бүләкләрегез өчен...

Райондашыбыз, Бөек Ватан сугышы ветераны Мөгътәсим Хәнипов шушы көннәрдә үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Аны котларга муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин җитәкчелегендә тулы бер делегация килде.

Табигате буенча тыйнак кеше буларак, ул мондый игътибардан бераз югалып та калды.

-Аллага шөкер, бүген без бәхетле тормышта яшибез. Җылы котлауларыгыз, бүләкләрегез өчен рәхмәт. Гомумән, хөкүмәтебезгә мондый кайгыртучанлык өчен рәхмәттән башка сүз юк, - ди күзләренә шатлык яше тулган ветеран.

Мөгътәсим Хәнипов - катлаулы гомер юлы үткән, илебез тормышындагы барлык авырлыкларны үз җилкәсендә кичергән ветеран. Бөек Ватан сугышында Җиңүгә дә үзенең лаеклы өлешен керткән ул.

Мөгътәсим абый үз гомерендә ачысын-төчесен күп күрсә дә, тормышка мәхәббәтен югалтмаган. Районның Түбән Сукаеш авылында күп балалы гаиләдә туып-үскән егет унсигез яшендә фронтка китә. Сугышның беренче көннәреннән үк фронтның алгы сызыгында була, өч тапкыр каты яралана. "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнә. Сугыштан соң юбиляр туган авылында колхозда эшли башлый. Кайда гына хезмәт куйса да, үзен гел яхшы яктан гына күрсәтә. Өйләнгәч, яшь гаилә Азнакайга күченеп килә. Кичәге солдат "Актүбә төзү-монтаж идарәсе"ндә хезмәт куя. Көтмәгәндә, гаиләгә кайгы килә: каты авырудан соң терәге - тормыш иптәше вафат була. Ялгыз калганнан соң аны ире үлеп, балалары белән тол калган укытучы-ветеран Мәндүрә Шәйхрази кызы белән таныштыралар. Хәзер инде алар 30 елдан артык бергәләшеп, һәр туган көнгә шөкерана кылып, шатлыкта, сәламәтлектә гомер итәләр. Мәндүрә апага да узган ел 90 яшь тулды. Туксанда да яшәү ямьле алар өчен!

Таңсылу САНИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Райондашыбыз Мөгътәсим Хәнипов 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте