Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Районда тагын бер балалар бакчасы ачылды

Буралы авылында балалар бакчасын ачу тантанасы булды. Бу - быелга чыккач районда ачылган икенче балалар бакчасы. Бирегә 12 бала йөриячәк. Буралыда өлкән сыйныфлардан бушап калган җирле мәктәп бүлмәләренә бик яхшы кулланыш табылган. Нәниләр өчен уен, спорт, йокы, аш бүлмәләре булдырылган. Янәшәдә генә - башлангычлар. Димәк, бакча-мәктәп багланышы өзелмәячәк. Тәрбиячеләре дә...

Буралы авылында балалар бакчасын ачу тантанасы булды.

Бу - быелга чыккач районда ачылган икенче балалар бакчасы. Бирегә 12 бала йөриячәк.

Буралыда өлкән сыйныфлардан бушап калган җирле мәктәп бүлмәләренә бик яхшы кулланыш табылган. Нәниләр өчен уен, спорт, йокы, аш бүлмәләре булдырылган. Янәшәдә генә - башлангычлар. Димәк, бакча-мәктәп багланышы өзелмәячәк. Тәрбиячеләре дә - урта мәктәп ябылу нәтиҗәсендә эшсез калган укытучылар, димәк педагогик белем һәм тәҗрибә җитәрлек.

Район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин әлеге вакыйганың авыл халкы өчен әһәмиятен билгеләп үтеп, тантанага килгән гаиләләргә сәламәтлек, уңышлар теләде һәм бакчага зур бүләген тапшырды.

Шулай ук предприятие, оешмалардан, Чубар Абдул авыл җирлеге башкарма комитетыннан, Буралының үз шәхси эшмәкәрләреннән дә бүләкләр күп булды.

Биредә балалар бакчасының кайчан ябылганын да онытканнар инде. Хөкүмәт һәм район җитәкчелеге тарафыннан мондый ярдәмгә авыл халкы тирән рәхмәтен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев