Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Районда “Азнакаем – яшел бишегем” программасы уңышлы тормышка ашырыла

Җидедәге - җитмешкә, дип белми әйтмәгәннәр. Туган якка мәхәббәт, аның табигый байлыкларына сакчыл караш кечкенәдән тәрбияләнә. "Азнакаем - яшел бишегем" район программасы нигезендә балалар бакчаларында экскурсияләр, уеннар, конкурслар, кичәләр рәвешендә башланган эш мәктәптә киңрәк колач ала. Башлангыч сыйныф укучылары ел саен "Яшел планета" экомарафонында катнаша. Чәкән, Карамалы, Сәпәй, Микулино авыллары,...

Җидедәге - җитмешкә, дип белми әйтмәгәннәр. Туган якка мәхәббәт, аның табигый байлыкларына сакчыл караш кечкенәдән тәрбияләнә.


"Азнакаем - яшел бишегем" район программасы нигезендә балалар бакчаларында экскурсияләр, уеннар, конкурслар, кичәләр рәвешендә башланган эш мәктәптә киңрәк колач ала.


Башлангыч сыйныф укучылары ел саен "Яшел планета" экомарафонында катнаша. Чәкән, Карамалы, Сәпәй, Микулино авыллары, шәһәребезнең 7 нче мәктәбе анда кызыклы эшләр тәкъдим итте.


Мәгариф учреждениеләрендә химия-биология, биология-география, экология, туристик-экология юнәлешләрендә фәнни җәмгыятьләр оешкан. Үчәлленең "Кече академия" җәмгыяте исә Казан авыл хуҗалыгы академиясе белән тыгыз хезмәттәшлек итә.


Районда экология темасына багышланган конкурслар һәм акцияләр үткәрү традициягә әверелде. Укучылар юл, елга буйларын санитар чистартуда, кошларга оялар ясап элүдә, агачлар утыртуда актив катнашалар.


Азнакай 2 нче мәктәбенең Анатолий Байков җитәкчелегендәге "Буревестник" клубы экспедицияләрдә тикшеренүләр үткәреп, зона конференцияләрендә чыгышлар ясап, табигатьне саклауга зур өлеш кертә.


Азнакай һәм Актүбә Балалар иҗаты үзәкләрендәге экологик берләшмәләр һәм туристик түгәрәкләргә йөрүчеләр дә районыбызның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясын табигатькә чыгып өйрәнәләр, күргәннәрен-белгәннәрен фәнни эшләр итеп төрле конференцияләрдә тәкъдим итәләр.


Унбер ел дәвамында яшь экологларга районның "Чулпан" премиясе бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Районда “Азнакаем – яшел бишегем” программасы уңышлы тормышка ашырыла