Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Районда алты йөзьяшәр бар!

Райондашыбыз Усманова Бибимәфтуха Мөхәммәтхарис кызы шушы көннәрдә 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул 1912 елда Сарлы авылында гаиләдә икенче бала булып дөньяга килә. Балачагы ачлык елларына, яшьлеге колхозлашу, сугыш чорларына туры килә. 1936 елда Бибимәфтуха Вагыйз исемле милиционер егеткә кияүгә чыга. Вербовка белән эшкә җибәрелгән ире артыннан ул да ике...

Райондашыбыз Усманова Бибимәфтуха Мөхәммәтхарис кызы шушы көннәрдә 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Ул 1912 елда Сарлы авылында гаиләдә икенче бала булып дөньяга килә. Балачагы ачлык елларына, яшьлеге колхозлашу, сугыш чорларына туры килә.

1936 елда Бибимәфтуха Вагыйз исемле милиционер егеткә кияүгә чыга. Вербовка белән эшкә җибәрелгән ире артыннан ул да ике улы һәм каенсеңлесе белән Ленинградка китә. Әмма озакламый дәһшәтле сугыш башлана. Озакка сузылган Ленинград блокадасында ике улын, сугышта ирен югалта.

1944 елның мартында туган авылына кайту бәхетенә ирешә. Тымытыкта тракторчылар курсында укып, колхозда эшли. Авылдашы Вәли солдатның өч баласына әни булып килә. Тагын уртак лачындай дүрт ул үстерә алар. Хәзерге көндә Бибимәфтүха әби авылда улы Мирхәтим белән килене Рәмзия тәрбиясендә яши.

Юбилярны район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин, район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, район һәм шәһәр ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов котладылар, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Бибимәфтуха әби үзен онытмаганнары өчен рәхмәтен белдерде. Ничек онытсыннар ди, районда бит йөзьяшәр әбиләр алты гына!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев