Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Район Уставы проектын гавәми тыңлаулар билгеләнде

Азнакай район Советының 26 мартта узган чираттан тыш утырышында "Азнакай муниципаль районы" муниципаль берәмлеге Уставы проекты буенча гавәми тыңлаулар билгеләнде. Ул 24 апрельдә 17.00 сәгатьтә Мәдәният йортының кече залында узачак. Депутатлар 2006 елның 19 декабрендә чыккан "Азнакай муниципаль районы муниципаль милке реестры турында" Положение турында" Азнакай район Советының 88-12 нче...

Азнакай район Советының 26 мартта узган чираттан тыш утырышында "Азнакай муниципаль районы" муниципаль берәмлеге Уставы проекты буенча гавәми тыңлаулар билгеләнде. Ул 24 апрельдә 17.00 сәгатьтә Мәдәният йортының кече залында узачак.

Депутатлар 2006 елның 19 декабрендә чыккан "Азнакай муниципаль районы муниципаль милке реестры турында" Положение турында" Азнакай район Советының 88-12 нче карарын гамәлдән чыгардылар.

Утырышта районның муниципаль милкен хосусыйлаштыру, аннан файдалануга кагылышлы Положениеләргә; 2009-2012 елларга хокук бозулар профилактикасы буенча Комплекслы программага; районның идарә итү кадрлары резервын формалаштыру буенча комиссия составына үзгәрешләр кертү хакында мәсьәләләр тикшерелеп, алар буенча карарлар кабул ителде.

Депутатлар шулай ук ирекле янгын сагын үстерү өчен шартлар тудыру максатларында аңа өстәмә ярдәм чаралары күрсәтү турында карарны да бертавыштан хупладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев