Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Район үсешендә өлешләре зур

Узган шимбәдә район-шәһәр Мәдәният йортында СМУ-29, СМУ-27, СМУ-9, "Татнефтестрой" (ПМК-4), МСО, ОРС, "Татспецстрой", РПУ БОН һ.б. ликвидацияләнгән оешмалар ветераннарын хөрмәтләү тантанасы узды. Бүгенге көнгә районда шундый 1234 ветеран исәпләнә. Өлкәннәр көне белән котлап, район башлыгы Рәфис Галиев, ТР Дәүләт Советы Комитеты рәисе урынбасары Василий Логинов, район ветераннар советы рәисе Миргасим...

Узган шимбәдә район-шәһәр Мәдәният йортында СМУ-29, СМУ-27, СМУ-9, "Татнефтестрой" (ПМК-4), МСО, ОРС, "Татспецстрой", РПУ БОН һ.б. ликвидацияләнгән оешмалар ветераннарын хөрмәтләү тантанасы узды.

Бүгенге көнгә районда шундый 1234 ветеран исәпләнә. Өлкәннәр көне белән котлап, район башлыгы Рәфис Галиев, ТР Дәүләт Советы Комитеты рәисе урынбасары Василий Логинов, район ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов, 89 нчы профлицей директоры Виктор Дульский аларга изге теләкләрен ирештерде. Рәфис Фатыйх улы районның инфраструктура үсеше хакында сөйләде, шәһәрнең йөзен яхшыртуда алып барылган эшләргә тукталды. Ветераннар Әхәт Мусин, Мөдәрис Ганиев, Рузилә Сәлимгәрәева, Мөнәздәһә Кәримова, Рәис Шәрифуллин районның 80 еллыгы медальләре белән бүләкләнде. Районның гына түгел, республика үсешендә зур өлешләрен керткән төзүчеләр Марс Абдуллин, Рөстәм Сөләйманов һ.б.ларның фидакарь хезмәте аеруча ассызыкланды.

Бәйрәм кунакларына үзешчән сәнгать һәм халык театры артистлары җырлы-моңлы бүләк ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев