Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Район һәм шәһәр ветераннар советы МӨРӘҖӘГАТЕ

Районыбызда урып-җыю эшләре тулы көченә бара. Бүгенгесе көндә икмәкнең 20 проценттан артыгы суктырылган. Борчак, көзге арыш җыеп алынган. Арпаның һәр гектарыннан 28-30 ц уңыш чыга. Кыскасы, басу-кырларда уңыш бар, аны кыска вакытларда югалтуларсыз җыйнап алырга һәм киләсе ел уңышына нигез салырга кирәк. Терлек азыгы хәзерләү дә оешкан төстә бара. Һәр...

Районыбызда урып-җыю эшләре тулы көченә бара. Бүгенгесе көндә икмәкнең 20 проценттан артыгы суктырылган. Борчак, көзге арыш җыеп алынган. Арпаның һәр гектарыннан 28-30 ц уңыш чыга. Кыскасы, басу-кырларда уңыш бар, аны кыска вакытларда югалтуларсыз җыйнап алырга һәм киләсе ел уңышына нигез салырга кирәк.
Терлек азыгы хәзерләү дә оешкан төстә бара. Һәр баш шартлы терлеккә 20 ц азык берәмлеге әзерләнгән. Халыкка, шул исәптән ветераннарга да терлек асрау өчен печән бүленгән һәм чикләнмәгән күләмдә бушлай салам биреләчәк.
Ындыр табакларында киеренке эш чоры. Тиз арада ашлыкны хәзерләү предприятиеләренә озатырга, орлык материалы салырга, фураж әзерләргә кирәк.
Билгеле булганча, авылда эшче кулларга кытлык. Шуңа күрә район һәм шәһәр ветераннар советы хезмәт ветераннарын, мәктәп укучыларын, төп эштән азат булган барлык кешеләрне урып-җыюда катнашырга чакыра.
Без шулай ук шәһәр ветераннар советы әгъзаларының, предприятие-оешма хезмәткәрләренең дә актив катнашуын сорыйбыз.
Икмәк - ул уртак байлыгыбыз, районның иминлеге, табыннар муллыгы аны вакытында җыеп алуга бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Район һәм шәһәр ветераннар советы МӨРӘҖӘГАТЕ