Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Район хуҗалыкларында кыр эшләренә әзерлекне тикшерү бара

Басуларда карлар эреп бетәргә өлгермәде, игенче инде, кабатланмас вакытын исраф итмичә, язгы кыр эшләренә кереште дә. Мәсәлән, "Союз Агро" җәмгыяте кардан ачылган басулардагы уҗымнарны, күпьеллык үләннәрне азотлы ашламалар белән туендыра башлады. Озак та үтмәс, уҗым һәм күпьеллык үлән басуларын тырмалау вакыты җитәр. Аларны иртә культуралар, беренче чиратта арпа чәчү алыштырыр......

Басуларда карлар эреп бетәргә өлгермәде, игенче инде, кабатланмас вакытын исраф итмичә, язгы кыр эшләренә кереште дә.
Мәсәлән, "Союз Агро" җәмгыяте кардан ачылган басулардагы уҗымнарны, күпьеллык үләннәрне азотлы ашламалар белән туендыра башлады. Озак та үтмәс, уҗым һәм күпьеллык үлән басуларын тырмалау вакыты җитәр. Аларны иртә культуралар, беренче чиратта арпа чәчү алыштырыр...
Оешу һәм хуҗалык итү төрләренә карамастан, район агросәнәгать предприятиеләренең барысы да бу җаваплы эшкә керешергә әзерме? Трактор техникалары, тырмалау, культивация усау, катоклау өчен тагылма кораллары, чәчү агрегатлары ремонтланган, көйләнгәнме? Алар җитәрлекме? Чәчеләчәк орлыкларның сыйфаты нинди, аларны калибрлаштыру һәм химик эшкәртү җайланмалары эшкә керешергә әзерме? Шушы мәсьәләләрне ачыклау һәм кирәк булган ашыгыч ярдәмне күрсәтү максатыннан, муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин җитәкчелегендәге комиссия 21-22 март көннәрендә район хуҗалыкларындагы үзйөрешле техника һәм тагылма кораллар, агрегатларның хәзерлеген, орлыкларның торышын тикшерде, терлекчелек фермаларында малларны асрау шартларын карады.
Комиссия бер көнне 16, икенче көнне 11 хуҗалыкта булды. Бу хакта тулырак мәгълүмат белән газетабызның алдагы санында чыгачак язмадан таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Район хуҗалыкларында кыр эшләренә әзерлекне тикшерү бара