Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Район башлыгы вазифалары Марсель Шәйдуллинга йөкләнде

20 декабрьдә узган Азнакай район һәм шәһәр Советларының уртак утырышында район башлыгы, район һәм шәһәр Советлары рәисе Рәфис Галиевнең вәкаләтләре туктатылды. Утырышта ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы депутатлары, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов, «Азнакайнефть» идарәсе начальнигы Рәзиф Галимов катнашты. Үз теләге белән "Татнефть" системасына эшкә күчү сәбәпле,...

20 декабрьдә узган Азнакай район һәм шәһәр Советларының уртак утырышында район башлыгы, район һәм шәһәр Советлары рәисе Рәфис Галиевнең вәкаләтләре туктатылды.

Утырышта ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы депутатлары, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов, «Азнакайнефть» идарәсе начальнигы Рәзиф Галимов катнашты.

Үз теләге белән "Татнефть" системасына эшкә күчү сәбәпле, депутатлар Рәфис Галиевнең вәкаләтләрен алдан туктату турында гаризасын канәгатьләндерде. Район Советы рәисе урынбасары Наҗәт Нәгыймов һәм шәһәр Советы рәисе урынбасары Александр Попов Рәфис Фатыйх улына намуслы һәм гадел хезмәте, районның социаль-икътисади үсешенә сизелерлек өлеш керткәне өчен барлык депутатлар корпусы һәм район халкы исеменнән тирән рәхмәтләрен җиткерде һәм бүләк тапшырды. Рәфис Галиев, үз чиратында, республика җитәкчелегенә, депутатларга, предприятие, оешма җитәкчеләренә аңа белдергән ышаныч, ярдәм һәм уртак эшчәнлек өчен рәхмәтен белдерде.

ТР Премьер-министры Илдар Халиков, район башлыгы буларак, Рәфис Фатыйх улының эшчәнлегенә югары бәя бирде һәм яңа урында яңа уңышларга ирешүен теләде.

Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Зиннуров отставкага китү сәбәпле, аның һәм район башлыгы вазифаларын башкару И.Халиков тәкъдиме буенча район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Шәйдуллин Марсель Зөфәр улына йөкләтелде.

Марсель Шәйдуллин 1974 елда Әлмәт районы Нәдер авылында туган. Казан дәүләт ветеринария академиясендә белем алган. Әлмәт районы авыл хуҗалыгы идарәсендә җитәкче постында тәҗрибә туплаган. 2010 елда М.Шәйдуллин Ютазы районы башлыгы итеп билгеләнә, кыска вакыт эчендә халыкның ихтирамын казана.

Марсель Зөфәр улы үзенә белдерелгән зур ышаныч өчен рәхмәт әйтте. Үз өстенә нинди җаваплылык йөкләтелгәнен аңлавын, республика һәм "Татнефть" ААҖ җитәкчелеге ярдәмендә депутатлар, предприятие, учреждение җитәкчеләре белән берлектә Рәфис Фатыйх улы башлаган программаларны дәвам итәчәген белдерде.

Җирле үзидарә турында РФ һәм РТ законнары, муниципаль район Уставы нигезендә район башкарма комитеты җитәкчесе конкурс нигезендә сайланып куела. Әлеге вазифага конкурс үткәрү турында карар кабул ителде.

Утырышта 2012 елга һәм 2013-2014 еллардагы планлы чорга Азнакай муниципаль районы һәм шәһәре бюджетлары (икенче укылышта); район һәм шәһәр Советларының киләсе елга эш планнары; муниципаль унитар предприятиеләрнең, муниципаль бюджет һәм автоном учреждениеләрнең күчемсез һәм аеруча кыйммәтле күчемле милке белән идарә итү тәртибе; Азнакай муниципаль районында җир участокларын бирү нормалары; балигъ булмаганнар эше буенча комиссия составы; 2012 елга торак шартларын яхшырту буенча кичектергесез ярдәмгә мохтаж гражданнарның исемлеген раслау турында мәсьәләләр дә каралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев