Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Район башкарма комитеты җитәкчесе сайланды

13 гыйнварда үткәрелгән район Советы утырышында ТР Президенты аппаратының территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе Айрат Латыйпов, ТР Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов катнашты. Утырышны район Советы рәисе урынбасары Наҗәт Нәгыймов алып барды. Сессиядә Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе турындагы мәсьәлә каралды. Депутатлар конкурс комиссиясе рәисе Илдар Маннапов чыгышын...

13 гыйнварда үткәрелгән район Советы утырышында ТР Президенты аппаратының территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе Айрат Латыйпов, ТР Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов катнашты. Утырышны район Советы рәисе урынбасары Наҗәт Нәгыймов алып барды.

Сессиядә Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе турындагы мәсьәлә каралды. Депутатлар конкурс комиссиясе рәисе Илдар Маннапов чыгышын тыңлады. Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынына конкурс игълан ителеп, әлеге хәбәр «Маяк» газетасында басылганнан соң, тиешле документлар белән ике кеше гариза биргән. Комиссия һөнәри һәм шәхси сыйфатларына бәя биреп, ике кандидатураны: Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы Шәйдуллин Марсель Зөфәр улы һәм Актүбә бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мөхәммәтҗанов Илһам Илсөяр улын депутатлар каравына тәкъдим итте.

Депутатлар ике кандидатның да чыгышын тыңлады. Марсель Шәйдуллин үз чыгышында районның узган елда ирешкән уңышларына, эшләренә тукталып, төп басымны районның социаль-икътисади үсешендә зур әһәмияткә ия булган җитди проблемаларга ясады. Торак йортлар төзү, тузган торак программасын тормышка ашыру, социаль әһәмиятле учреждениеләргә (аеруча авылларда) капремонт, спорт мәйданчыкларын яңарту, квартал эчендәге юлларны төзекләндерү, халыкны сыйфатлы су белән тәэмин итү... - Марсель Зөфәр улы санап киткән бурычларның берничәсе әнә шулар.

Ул авыл хуҗалыгындагы халәткә аерым тукталды. Марсель Шәйдуллин терлекләрне саклау, терлекчелек продукциясен җитештерүне арттыру, ныклы азык базасы булдыру, авыл хуҗалыгын механикалаштыру һәм химияләштерүнең комплекслы программасын тормышка ашырырга кирәклегенә басым ясады. Авылда хуҗалык итүнең кече формаларын булдыру да терлекчелек продукциясе җитештерүне арттыруда төп юнәлеш булып тора. Хуҗалыкларда төп фондларның искерүе, техник артта калу - авыл хуҗалыгын артка сөйрәүче сәбәпләрнең берсе. Моның өчен хуҗалыкларның техника паркын ныклап яңарту таләп ителә. Ул шулай ук кадрлар хәзерләүгә игътибарны көчәйтергә кирәклеген әйтте.

Кече һәм урта бизнесны үстерү район икътисадында, халыкны эш белән тәэмин итүдә зур әһәмияткә ия икәнлегенә, биредә муниципаль власть тарафыннан ныклы ярдәм таләп ителүенә тукталды.

- Район халкы эшле булып, яхшы хезмәт хакы алсын, алдагы көнгә ышаныч белән яшәсен, югары медицина, мәдәният хезмәтенә ия булсын, балаларга бакчаларда һәм мәктәпләрдә уңайлы булсын өчен районда шартлар тудыру безнең көчебездән килмәслек эш түгел. Болар киеренке хезмәттән тыш, проблемаларны аңлап, аларны бергәләп чишү юлларын эзләүне таләп итә, - диде ул.

Илһам Мөхәммәтҗанов исә үз чыгышында Марсель Шәйдуллинның муниципаль берәмлек башлыгы вазифасында һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә җитди тәҗрибәсе булуын исәптә тотып, район башкарма комитеты җитәкчесе урынына аның кандидатурасын яклавын белдерде. Депутатлар бертавыштан Марсель Шәйдуллинны район башкарма комитеты җитәкчесе итеп сайлады. Марсель Зөфәр улы үзенә белдерелгән зур ышаныч өчен рәхмәт әйтте һәм Азнакай районы үсеше өчен көченнән килгәннең барысын эшлиячәген белдерде.

Утырышта шулай ук «2008-2012 елларга Азнакай муниципаль районы авыл хуҗалыгы үсеше»; «2012 елга һәм 2013-2014 еллардагы планлы чорга Азнакай муниципаль районы һәм шәһәре бюджетлары турында» Азнакай район Советы карарына үзгәрешләр кертү; Азнакай муниципаль районы «Азнакай» фондының Уставына, попечительлек Советына, идарә һәм ревизия комиссиясе составына үзгәрешләр кертү турындагы мәсьәләләрне карадылар һәм тиешле карар кабул иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев