Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Һәр яңа туган көнгә сөенеп...

Бу көннәрдә Нуриәсма апа Камалиева балалары, оныклары белән бергә 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итте. Кызы Зәйнәп Шакирова йортына (әби аның тәрбиясендә) юбилярны котларга Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, Сәпәй авыл җирлеге башлыгы Айдар Латыйфуллин, халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгеннән Фәүзия Бакирова килеп кергәч, бәйрәм тагын да ямьләнеп...

Бу көннәрдә Нуриәсма апа Камалиева балалары, оныклары белән бергә 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итте. Кызы Зәйнәп Шакирова йортына (әби аның тәрбиясендә) юбилярны котларга Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, Сәпәй авыл җирлеге башлыгы Айдар Латыйфуллин, халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгеннән Фәүзия Бакирова килеп кергәч, бәйрәм тагын да ямьләнеп китте. Кунаклар, әлбәттә, күчтәнәчсез килми. Бүләк-күчтәнәчләрнең дә ниндие бит әле. Айдар Хәләфетдин улы фидакарь ветеранга Россия Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хатын тапшырды. Әлеге дәрәҗәле бүләккә район башлыгы Марсель Шәйдуллинның Рәхмәт хаты да өстәлде. Җитәкчеләр Нуриәсма апаны изге, матур теләкләргә күмделәр.

Нуриәсма балачактан ук тормышның ачысын-төчесен үз җилкәсендә тоя. Мөслим районы Ташлыяр авылында туган кызга әни назын озаклап татырга туры килми. Әнисе өч сабыйны ятим калдырып, бик иртә дөнья куя. Нуриәсма иң өлкәне була. Гаиләгә үги ана килгәч, кызның янә өч туганы туа. Бу вакытларны Нуриәсма апа йөрәк ачысы белән искә ала.

Ятим үскән кыз бала тол иргә кияүгә чыгып, өч ятимне үз куенына сыендыра. Бәхетле көннәр озакка бармый: Бөек Ватан сугышы башлана, тормыш йөге хатын-кызлар, үсмерләр җилкәсенә кала. 1948 елда, кызы Зәйнәп туарга берничә ай кала, каты авырудан тормыш иптәше дә вафат була. Бу олы йөрәкле, тырыш апаның ниләр кичергәне болай да аңлашыладыр.

1961 елда ул Азнакай районы Мачаклыбаш авылына күчеп килә. Гомере буена колхозда сыер савучы булып эшли. Хезмәттәшләре һәм авылдашлары арасында хөрмәт казана. Намуслы хезмәте өчен Почет Билгесе ордены, Мактау грамоталары, медальләр белән бүләкләнә.

Нуриәсма апа әле дә, күз генә тимәсен, гел хәрәкәттә. Һәр яңа көнгә сөенеп, оныклары, оныкчыкларының уңышларына куанып, балалары тәрбиясендә бәхетле гомер кичерә. Авылдагы өендә әле дә "иптәшкә" тавыгы белән әтәче бар.

  • Хәзер көч беткәч, мал-туар асрап булмый, - дип тә җибәрә әле оптимист әбиебез.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Һәр яңа туган көнгә сөенеп...