Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Һәр эшнең үз вакыты

Безнең интервью Миргасим Усманов (сулда) һәм "Туйкә" ҖЧҖ директоры Азат Гыйльманов "ЖВП-4,9" ургычы белән печән чабучы механизатор Әдип Зәйдуллин башкарган эш сыйфаты белән танышалар Искәргәнегез бардыр, игенче-терлекченең ел дәвамындагы хезмәте унике боҗралы тоташ чылбырны хәтерләтә - күпме генә әйләндерсәң дә очына чыгам димә. Әле кайчан гына чәчелгән иген басулары, инде...

Безнең интервью

Миргасим Усманов (сулда) һәм "Туйкә" ҖЧҖ директоры Азат Гыйльманов "ЖВП-4,9" ургычы белән печән чабучы механизатор Әдип Зәйдуллин башкарган эш сыйфаты белән танышалар

Искәргәнегез бардыр, игенче-терлекченең ел дәвамындагы хезмәте унике боҗралы тоташ чылбырны хәтерләтә - күпме генә әйләндерсәң дә очына чыгам димә. Әле кайчан гына чәчелгән иген басулары, инде күңелгә куаныч биреп, тигез үсентеләргә төренде. Алар эшкәртелеп, өстәмә тукландырылып кына бетте, терлек азыгы хәзерләү вакыты килеп җитте. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов белән чираттагы әңгәмәбез дә бүгенге кичектергесез мәшәкатьләр хакында.

- Терлек азыгы хәзерләү, күпьеллык үлән җирләренең печәнен кыска вакыт эчендә югары сыйфат белән җыеп алу бүгенге көннең төп таләбе. "Кәримов" (Мөслим, Урсай), "Шәвәлиев" (Әсәй) крестьян-фермер хуҗалыкларында, "Таллы Бүләк" СХПКсында, "Марс" ҖЧҖдә бу юнәлештә максатчан эш алып барыла. "Союз Агро" - 7 мең, "Туйкә" җәмгыяте 400 тонна сенаж салды. Әмма кайбер хуҗалыкларда сенаж һәм печән хәзерләү эшендә сүлпәнлек күрсәтәләр яки продукция куелган таләпләргә җавап биреп бетерми. Мондыйлар рәтенә "Габдрахманов" КФХсын, "Чалпы", "Стәрле", "Агро ТНГС-И" җәмгыятьләрен кертергә була. Әлеге мөһим чараны оешкан төстә һәм тиешле таләпләр югарылыгында уздыру сорала.

Аны тормышка ашыру максатыннан, узган атна азагында "Агро ТНГС-И" җәмгыяте базасында агросәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре белән зур сөйләшү булды.

Анда район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин, аның урынбасары Наҗәт Нәгыймовның катнашуы һәм чыгыш ясавы мәсьәләнең җитдилеген тагын бер кат раслый. Шуңа да печән хәзерләүне без 25 июньгә кадәр төгәлләргә тиешбез.

Бүгенгә район хуҗалыкларында 5 мең 296 тонна печән хәзерләнде. Сыйфатлы печән хәзерләүне тизләтү өчен эшне тәүлек технологиясе буенча алып бару сорала. Моның өчен иртәнге сәгать дүрттән көндезге унга кадәр күпьеллык үләнне теземнәргә салырга, көн кызуында аны берничә тапкыр әйләндерергә кирәк. Шулай эшләгәндә генә ул яхшылап җилли һәм яшел килеш кибәргә өлгерә. Кичке дүртләрдән соң аны җыеп алырга була. Үләнне иртә таңнан чабуның отышлы ягы шунда, бу вакытта каротин витамины аның яфрагында була. Ә көн кызуында ул инде тамырга төшә һәм печәннең сыйфаты кими. Шуңа да үсемлекне теземнәргә салудан алып пресслауга кадәр булган чараларны комплекслы алып барырга кирәк.

- "Җәй - мул сөт чоры", - дибез. Бу өлкәдә эшләр ничек тора?

- Сөт арту чоры тәмамланырга да атна ярым-ике атна вакыт калып килә. Аннан соң үләннәрнең сусыллыгы кими башлый. Шуңа күрә хәзер үк терлекләрне өстәмә тукландыруга күчәргә, ике сменалы көтү оештырырга кирәк.

Сөт җитештерү буенча республиканың 43 районы арасында бүген уналтынчы урында барабыз, бер сыердан көненә уртача 14,7 килограмм сөт савабыз. "Азнакай АФ" ҖЧҖ бүлекчәләре булган "Илбәк"тә ул 19,4, "Сукаеш"та - 19,2, "Корбанов" КФХсында - 17,6, "Марс"та - 17,4, "Таллы Бүләк"тә - 16 килограмм. Бу күрсәткечне алга таба да саклап калырга кирәк. Шул ук вакытта "Тукай" ҖЧҖдә ул нибары 11,7, "Уразай"да 9,6 килограмм гына тәшкил итә.

- Район алдына алдагы берничә елда терлекләрнең баш санын 25 меңгә җиткерү бурычы куелган иде. Бу мәсьәлә ничек хәл ителә?

- Бүген бездә 23 мең 430 баш мөгезле эре терлек бар. Узган елдагыдан бу 1 мең 482 башка күбрәк. 1 июньгә 4 мең 47 бозау алдык. Алар да былтыргыдан 447 башка артык. Моңа малларны асрау шартларын яхшырту, терлекләрнең, шулай ук яңа туган бозауларның үлем очракларын киметү юлы белән ирешелде.

- Терлек азыгы хәзерләү, терлекчелек продукцияләре җитештерү белән бер рәттән авыл хуҗалыгында бүген тагын нинди кичектергесез эшләр башкарыла?

- Чүп үләннәренә, корткыч бөҗәкләргә каршы көрәш тәмамланып килә. Хәзер терлек азыгы өчен үстерелә торган кукуруз, көнбагыш үсентеләре арасын эшкәртү бара. Язын чәчелгән барлык культураларның үсеш торышы да күңелне сөендерә.

Әңгәмәдәш Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев