Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Пычак ярасы ясаган өчен хөкем ителде

42 яшьлек Лариса Маркина РФ ҖК ның 111 маддәсе, 1 частендә каралган җинаять эшләүдә (кеше сәламәтлегенә авыр зыян китерүдә) гаепләнә. 2008 елда Л.Маркина шартлы рәвештә вакытыннан алда иректән азат ителгән була. Ул анда РФ ҖК ның 105 маддәсе 1 часте буенча (үтерү) җәза үткән була. Тикшерү материаллары буенча 2011 елның...

42 яшьлек Лариса Маркина РФ ҖК ның 111 маддәсе, 1 частендә каралган җинаять эшләүдә (кеше сәламәтлегенә авыр зыян китерүдә) гаепләнә.

2008 елда Л.Маркина шартлы рәвештә вакытыннан алда иректән азат ителгән була. Ул анда РФ ҖК ның 105 маддәсе 1 часте буенча (үтерү) җәза үткән була.

Тикшерү материаллары буенча 2011 елның 23 декабреннән 24енә каршы төндә Актүбә бистәсе Комарова урамы фатирында спиртлы эчемлекләр эчкән вакытта зыян күрүче саксызлык аркасында газ плитәсе духовкасы пыяласын вата. Үзара туган низагтан соң, Маркина аның күкрәгенә пычак белән кадый һәм авыр тән җәрәхәте ясый.

Җинаять эшен караганда суд гаепләнүченең үз гаебен тануын, аның үкенүен һәм тәрбиясендә яшь бала булуын исәпкә алып, ике ел сынау срогы белән шартлы рәвештә 3 елга иректән мәхрүм итә.

Шәһәр прокуратурасы мәгълүмат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев