Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Прокуратура закон бозу очракларын ачты

Азнакай прокуратурасы районның җирле үзидарә органнарында тикшерү уздырды. РФ Жир кодексы буенча муниципаль җир контроле җирле үзидарә органнары тарафыннан уздырыла. Муниципаль җир контроле турында карарның 1.3 пункты нигезендә Азнакай район җирлекләре территориясендә оештыру-хокук һәм милек формасына бәйсез рәвештә юридик затлар һәм шулай ук шәхси эшмәкәрләр һәм физик затлар тарафыннан җирләрдән...

Азнакай прокуратурасы районның җирле үзидарә органнарында тикшерү уздырды.

РФ Жир кодексы буенча муниципаль җир контроле җирле үзидарә органнары тарафыннан уздырыла. Муниципаль җир контроле турында карарның 1.3 пункты нигезендә Азнакай район җирлекләре территориясендә оештыру-хокук һәм милек формасына бәйсез рәвештә юридик затлар һәм шулай ук шәхси эшмәкәрләр һәм физик затлар тарафыннан җирләрдән файдалану җирлекләрнең муниципаль норматив хокукый актлары һәм килешүләре нигезендә уздырыла.

Тикшерү барышында авыл җирлекләре һәм Азнакай шәһәре Советларының тиешле закончалык таләпләрен бозып, муниципаль хокук актлары тикшерүләрен оештыруны тәртипкә салу, аларның тәртибе һәм срогын билгеләүче норматив хокукый актлар кабул итмәве ачыкланды.

Җирле үзидарә органнарының гамьсезлеге «Дәүләт контроле һәм муниципаль контрольне тормышка ашыруда юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләрнең хокукларын яклау турында» Федераль законның 3 маддәсе 3 пункты нигезендә беркетелгән шәхси эшмәкәрләр һәм юридик затларның хокукларын боза. Ул закончалыклар һәр юридик зат һәм эшмәкәр өчен ачык булырга тиеш.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча муниципаль берәмлек башлыкларына әлеге закон таләпләрен бозуларны бетерү, гаеплеләрне дисциплинар җаваплылыкка тарту турында 29 гариза кертелде. Моннан кала, Азнакай шәһәр судына да җирле үзидарә органнарының гамьсезлеген законсыз дип табу турында 29 гариза бирелде. Прокурор таләпләре тулысынча канәгатьләндерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев