Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Президент белән бергә” республика хәрәкәте Азнакай Сабантуенда “Спортлы Татарстан” мәйданчыгы оештыра

"Президент белән бергә" республика хәрәкәте активистлары Сабантуйда катнашырга әзерләнә. Татарстанның барлык районнарында, шул исәптән Азнакай районында да хәрәкәтнең җирле бүлекчәсе бәйрәм барышында үзенең "Спортлы Татарстан" мәйданчыгын оештыра. Бу мәйданчыкларда республикада яшәүчеләр ГТО нормаларын тапшыруда үз көчләрен сынап карый алачак. Иң активлар истәлек бүләкләре һәм грамоталарга лаек булачак. Азнакайда Сабантуй 7...

"Президент белән бергә" республика хәрәкәте активистлары Сабантуйда катнашырга әзерләнә. Татарстанның барлык районнарында, шул исәптән Азнакай районында да хәрәкәтнең җирле бүлекчәсе бәйрәм барышында үзенең "Спортлы Татарстан" мәйданчыгын оештыра.

Бу мәйданчыкларда республикада яшәүчеләр ГТО нормаларын тапшыруда үз көчләрен сынап карый алачак. Иң активлар истәлек бүләкләре һәм грамоталарга лаек булачак. Азнакайда Сабантуй 7 июнь көнне 10.00 сәгатьтә башлана.

"Президент белән бергә" республика хәрәкәте активистлары халык арасында сәламәт яшәү рәвешен һәм спорт белән шөгыльләнүне пропагандалауны яклауга зур игътибар бирә. Татарстан бүгенге көндә профессионалларга булсынмы, һәвәскәрләргә - спорт белән шөгыльләнү өчен Россиянең иң яхшы инфраструктуралы спорт башкаласы булып тора. Республикага Россиянең генә түгел, ә дөньякүләм дәрәҗәдәге зур спорт ярыш-вакыйгаларын үткәрүне ышанып тапшыралар. Инде быел ук спортның су төре буенча колачлы халыкара Чемпионат үткәрү көтелә. 2018 елда Татарстан футбол буенча дөнья чемпионаты этапын үзендә кабул итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Президент белән бергә” республика хәрәкәте Азнакай Сабантуенда “Спортлы Татарстан” мәйданчыгы оешт...