Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Позитив” сезне дәшә

Ел башында сеңлемне мәктәпкә ата-аналар җыелышына чакырдылар. Мин дә иптәшкә иярдем. Баксаң, анда баруым очраклы гына булмаган икән. Соңрак миңа төшендерделәр: бу тормышта бер нәрсә дә очраклы гына түгел. Соңгы вакытта минем өчен дөнья кителгән иде: җанга урын табып булмый, күңел үсми, үз-үземнән канәгать түгелмен, болар барсы да тормышның рәтен...

Ел башында сеңлемне мәктәпкә ата-аналар җыелышына чакырдылар. Мин дә иптәшкә иярдем. Баксаң, анда баруым очраклы гына булмаган икән. Соңрак миңа төшендерделәр: бу тормышта бер нәрсә дә очраклы гына түгел.

Соңгы вакытта минем өчен дөнья кителгән иде: җанга урын табып булмый, күңел үсми, үз-үземнән канәгать түгелмен, болар барсы да тормышның рәтен җибәрде. Эчке тоемлау белән мин болай яшәп булмаганлыгын, нидер эшләргә кирәклеген аңлый идем. Әмма ничек үзгәрергә, нишләргә соң? Күрәсең, язмыш мине үзе шушы җыелышка алып килде. Илшат Газизҗановның чыгышы шундук игътибарны җәлеп итте. Мин шәһәребездә "Позитив" клубы барлыгын ишетеп, ул оештырган курсларга йөри башладым. Эш көненең төгәлләнүен көчкә көтеп алып, очрашуга чабам. Дөнья миңа бөтенләй икенче күзлектән ачылды. Үзем белән булган вакыйгаларга да, кешеләргә дә башкача карый башладым. Ә бит тормыш хәлләрен дә, янәшәбезгә читләрне дә үз фикерләвебез белән үзебез тартабыз икән...

Сигез яшьлек кызым да якыннары, яшьтәшләре белән уртак тел таба алмый иде. Мин аңа курсларда төшенгәнне ипләп кенә, гади телдә аңлатып бирдем. Аның миңа каршы килмәве, аңларга тырышуы сөенечле хәл иде. "Секрет"ларны һәр көнне кулланырга тырыштык. Дөрес, теләкләрнең барсы да шунда ук үтәлмәде. Әмма без бирешергә уйламадык та. Хәзер инде нәтиҗәләр күзгә күренерлек. Без бер-беребезне яхшы аңлыйбыз, гафу итә беләбез, тәкәбберлекне алып ташлап, юл куярга өйрәндек. Мәктәптә дә кызымның дуслары артты. Ул хәзер бик шатланып бию түгәрәгенә йөри, моңа үзе ирешүе белән горурлана. Ә мин, аның кечкенәдән шулай бар нәрсәнең үзеннән торуын аңлап үсүенә сөенеп бетә алмыйм.

Бу курсларны бөтен кеше дә тыңласа, аларны борчып торган никадәр проблемалары хәл ителер иде. Ә бит кайчак дөрес карарга килү без уйлаганча ук катлаулы түгел, аның чишелеше бик гади дә булырга мөмкин. Бары тик үзеңне-үзең тыңлый, аңлый белергә, ә иң мөһиме - тормышыңның яхшылыкка үзгәрәчәгенә ихластан ышанырга гына кирәк. Ә бит барыбыз да бәхетле булырга хаклы!

Миләүшә Шәяхмәтова, тәрбияче

Игътибар!

"Позитив" клубының чираттагы курсы 23 ноябрьдә 18.00 сәгатьтә шәһәребезнең Ленин урамы, 23 йортта урнашкан КамПИ бинасында башлана. Занятиеләрне аналитикларның халыкара ассоциациясе әгъзасы Илшат Мәгъсүм улы Газизҗанов алып бара. Керү ирекле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев