Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Подваллардагы хуҗалык корылмалары куркыныч тудыра

Азнакай прокуратурасы тарафыннан торак милекчеләре ширкәтләре һәм идарә итү компанияләре карамагындагы күп фатирлы торак йортларны файдаланганда янгын куркынычсызлыгы турында законның сакланышы тикшерелде. Моңа күптән түгел бер йорт подвалында чыккан янгын сәбәпче булды. Янгын вакытында МЧС көче белән фатир хуҗаларын ашыгыч рәвештә эвакуацияләргә туры килә. "Восход", "28 нче квартал" ТСЖ, "Актүбә...

Азнакай прокуратурасы тарафыннан торак милекчеләре ширкәтләре һәм идарә итү компанияләре карамагындагы күп фатирлы торак йортларны файдаланганда янгын куркынычсызлыгы турында законның сакланышы тикшерелде.

Моңа күптән түгел бер йорт подвалында чыккан янгын сәбәпче булды. Янгын вакытында МЧС көче белән фатир хуҗаларын ашыгыч рәвештә эвакуацияләргә туры килә.

"Восход", "28 нче квартал" ТСЖ, "Актүбә идарә итү компаниясе" ҖЧҖнең янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозулары ачыкланды. Алар торак йортларның подвалларында фатир хуҗаларына хуҗалык корылмалары төзергә, тиз янучан материаллар сакларга рөхсәт итәләр. Мондый подваллар - озак тәэсир итүче миналар кебек, илнең төрле шәһәрләрендә чыккан янгыннар нәкъ шул хакта сөйли.

Әлеге закон бозулар янгын куркынычы тудыра. Аны сүндерергә комачаулый, кешеләрне эвакуацияләүне катлауландыра. Кешеләрнең янгын продуктлары газыннан агуланып үлүенә китерергә мөмкин.

"Восход", "28 нче квартал" ТСЖ, "Актүбә идарә итү компаниясе" ҖЧҖ җитәкчеләренә карата РФ административ хокук бозулар турында Кодексның 20.4 маддәсе 1 нче өлеше буенча административ хокук бозу турында эш кузгатылды һәм кимчелекләрне юк итәргә кушылды. Моннан тыш, шәһәр судына әлеге оешмаларның янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәүләре буенча 61 дәгъва җибәрелде, алар тикшерелә.

Хәзерге вакытта "Наш дом" һәм "Жилсервис" ТСЖда тикшерү бара.

Азнакай прокуратурасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев