Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

#ПодпишиРодителей #ПодпишиБлизких акциясе районыбызда көннән-көн киңрәк колач ала

Язылабыз, яздырабыз! Аңа район башлыгы үрнәгендә башка җитәкчеләрнең, депутатларның да кушылуы хакында газетабызның узган саннарында гел язып килдек. Ә соң җирлегебездә яшәүчеләр бу акциягә кушылганмы? Газета укучыларыбыз үзләре бу хакта нинди фикердә? Әнвәр Исмәгыйлов, пенсионер: -Миңа "Маяк"ны, нефтьчеләр газетасын элеккеге эш урынымнан ел саен бушлай яздырып торалар, рәхмәт төшкере. Бу...

Язылабыз, яздырабыз!

Аңа район башлыгы үрнәгендә башка җитәкчеләрнең, депутатларның да кушылуы хакында газетабызның узган саннарында гел язып килдек. Ә соң җирлегебездә яшәүчеләр бу акциягә кушылганмы? Газета укучыларыбыз үзләре бу хакта нинди фикердә?

Әнвәр Исмәгыйлов, пенсионер:

-Миңа "Маяк"ны, нефтьчеләр газетасын элеккеге эш урынымнан ел саен бушлай яздырып торалар, рәхмәт төшкере. Бу игелекләрен туктатмасыннар гына, дип телим. Акция турында укыгач, туктале мәйтәм, балаларга бүләкне мин үзем ясыйм әле, дип, почтага менә "Маяк"ны алар адресына яздырырга керүем. Алайса, үзләре бер дә акча җиткерә алмый, балалар үскәндә күп кирәк шул...

Алсу Хәкимова, бюджет өлкәсе хезмәткәре:

-Юк, мондый акция турында әле беренче генә ишетүем. Уйлап карарга булыр.

Олеся Харитонова, сатучы:

- "Маяк" редакциясендә "Сөембикә" журналына арзан бәядән язылып була, дип ишеткәч, авылдагы әнигә дә яздырырга булдым. Алдагы яртыеллыктан, һәр айда аны журнал алып кайтып сөендерермен. Җитәкчеләр акциягә кушылды, дип бөтен республика шаулый. Без кемнән ким соң әле?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #ПодпишиРодителей #ПодпишиБлизких акциясе районыбызда көннәнкөн киңрәк колач ала