Планнар арттырып үтәлде
«Татнефтедор» ҖЧҖ филиалы - Азнакай автомобиль юллары идарәсе (УАД) ел әйләнәсендә 4 район биләмәсенә кергән автомобиль трассаларына хезмәт күрсәтә. Моннан тыш, узган ел ул республиканың 8 муниципаль районында яңа юллар салды, таушалганнарын ремонтлады, алга куелган планнар күпкә арттырып үтәлде. Предприятие җитәкчесе Мират Хаҗиповның идарә профсоюз комитеты конференциясендә ясаган хисабында болар...
«Татнефтедор» ҖЧҖ филиалы - Азнакай автомобиль юллары идарәсе (УАД) ел әйләнәсендә 4 район биләмәсенә кергән автомобиль трассаларына хезмәт күрсәтә. Моннан тыш, узган ел ул республиканың 8 муниципаль районында яңа юллар салды, таушалганнарын ремонтлады, алга куелган планнар күпкә арттырып үтәлде. Предприятие җитәкчесе Мират Хаҗиповның идарә профсоюз комитеты конференциясендә ясаган хисабында болар ачык чагылыш тапты. Анда шулай ук администрация һәм коллектив арасындагы килешү үтәлеше буенча профком рәисе урынбасары Равил Гарипов информациясе тыңланды, "Татнефтедор" ҖЧҖ конференциясенә делегатлар сайланды.
Ел йомгаклары буенча уздырылган утырышта Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, "Татнефтедор" җәмгыяте директоры урынбасары Әлфия Кәримова катнашты һәм чыгыш ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев