Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Пенсия арта: Азнакай пенсионерлары өстәмә тәңкәләрен нәрсәгә сарыф итәчәген планлаштыра

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар кабинетында узачак брифингта Рәсәй пенсионерларының пенсияләрен күтәрү мәсьәләләре каралачак. Пенсияне формалаштыру вариантлары сайланачак, картлык буенча түләнә торган пенсиянең яңа исәпләү тәртибе һ.б. тикшереләчәк, дип хәбәр итә РФ пенсия фондының ТР буенча бүлеге. РФ карары нигезендә рәсәй халкының эш пенсияләре 1 февральдән 6,5 процентка күтәреләчәк, ә 1...

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар кабинетында узачак брифингта Рәсәй пенсионерларының пенсияләрен күтәрү мәсьәләләре каралачак. Пенсияне формалаштыру вариантлары сайланачак, картлык буенча түләнә торган пенсиянең яңа исәпләү тәртибе һ.б. тикшереләчәк, дип хәбәр итә РФ пенсия фондының ТР буенча бүлеге.

РФ карары нигезендә рәсәй халкының эш пенсияләре 1 февральдән 6,5 процентка күтәреләчәк, ә 1 апрельдән -тагын 5% артачак.

Эшләүче пенсионрларның эш пенсияләрен яңадан исәпләү гадәттәгечә августта көтелә.

- Мин 9000 сум пенсия алам, - ди 80 яшьлек Азнакай пенсионеры Мәдинә Хәлиуллина. Ул пенсиягә авыл китапханәсендә техничка вызфасыннан чыккан. Аның пенсиясе 1 февральдән 585 сумга артачак һәм 9585 сум тәшкил итәчәк. Ә апрельдән тагын 479 сумга артачак, нәтиҗәдә Мәдинә апа 10 064 сум пенсия алачак.

Ә бабае, пенсионер-нефтьче, 15 000 сум пенсия ала. Ахыр чиктә аның күләме 1774 сумга артачак, пенсиясе барлыгы 16774 сум тәшкил итәчәк.

Бу өлкән парның гаилә бюджеты якынча 3 000 сумга тулыланачак.

- Без яшьләр кебек тормыш кумыйбыз. Безгә җитә. Шәһәрдә генә барнәрсә дә кыйммәт, кварплаталары да чиктән ашкан. Авылда газга түләсәң, тынычлап яшәп була - артык акча тотылмый, - ди Мәдинә апа, ә өстәмә тәңкәләр белән әби һәм бабай балаларына йорт салырга булышачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Пенсия арта: Азнакай пенсионерлары өстәмә тәңкәләрен нәрсәгә сарыф итәчәген планлаштыра