Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Озату

Туган авылым урамын Кабат-кабат урадым, Баш очымда кош сайрады, Бәхетемә юрадым... Гармун моңы авыл урамнарына гына сыешырга теләмичә, инеш буйларына, басу-кырларга таралды... Их, шул гармун моңы! Бигрәкләр дә йөрәкләргә үтеп, аның нечкә кылларын тибрәтергә сәләтле шул безнең милли көйләр...Чит илләрдә туган ягын җирсеп яшәүчеләрнең сагыну-сагышлардан яшь коюлары юкка түгелдер ул....

Туган авылым урамын

Кабат-кабат урадым,

Баш очымда кош сайрады,

Бәхетемә юрадым...

Гармун моңы авыл урамнарына гына сыешырга теләмичә, инеш буйларына, басу-кырларга таралды...

Их, шул гармун моңы! Бигрәкләр дә йөрәкләргә үтеп, аның нечкә кылларын тибрәтергә сәләтле шул безнең милли көйләр...Чит илләрдә туган ягын җирсеп яшәүчеләрнең сагыну-сагышлардан яшь коюлары юкка түгелдер ул.

Айдар да шул хисне кичерде бүген. Вакытлыча булса да, туган җирдән аерылу сагышы үзәген өзде. Әнә, аны хәрби хезмәткә озату кичәсенә туганнары, сөйгән кызы, якын дуслары җыелды. Барысы да егеткә изге теләкләрен җиткереп калырга ашыкты. Мәҗлес гөр килде. Әти-әнисе, кешедән ким булмасын дип, табынны мулдан әзерләде. Әлбәттә, "каты" эчемлексез дә булмады.Тәнәфескә чыккан егетләр шул хәмер тәэсиреннән әллә нинди кыргый кыяфәтләргә кереп сикерделәр, кычкырдылар, сызгырдылар. Олылар исә: "Нишлисең, заманасы башка", - дип аларга кисәтү ясап тормады.

Айдар сөйгәнен кочагыннан чыгармады, бергә булган һәр минутның кадерен белеп калырга тырышты. Яшьләр табын артыннан кузгалып, клубка юл алдылар. Хәмер тулы шешәләр анда да озата барды, кыргый кыланмышлар, биюләр дәвам итте. Шул болганыш эчендә ике егетнең ни өчен яклаша башлавын яшьләр аңышмый калдылар. Берсе - юкттан да кабынып китәргә торган кызу канлы Эмиль булса, икенчесе - чибәрлеге, тәкәбберлеге белән авылда дан тоткан Ренат иде аларның. Айдар егетләрне араларга теләп уртага керде. Шулчак арка турыннан нидер чәнчеп алды. Айдар сөйгәне Алсуга соңгы кат тутырып карады да, гөрселдәп җиргә ауды. Яшьләр көтелмәгән бу хәлдән өнсез калдылар. Алсуның ачыргаланып кычкыруы төн тынлыгын ярды. Ул сөйгәне өстенә капланып, аны кочаклап үкси-үкси елады. Хәмер сөременнән аңы томаланган Эмиль кинәт айнып китте: кечкендәнәдән бергә уйнап үскән күрше егетен чәнчеп үтерде түгелме?! Ул үзен-үзе белештермичә, клубтан атылып чыгып, төн караңгылыган кереп югалды.

Айдарны армиягә озатырга җыелган якыннары аны шушы рәвешле соңгы юлга озатырбыз дип уйлап та карамаганнар иде. Менә шулай мәҗлестән кайгылы матәмгә әверелгән таң атты.

Иртән автобус тукталышында кешеләр тагын бер җан тетрәткеч вакыйгага тап булдылар. Ничә еллар җил-давылдан ышыклап, авылдашларга хәерле юл теләп озатып калган, каршы алган менъяшәр имәннең юан ботагында Эмильнең җансыз гәүдәсе чайкалып тора иде. Ул үзенең ялгышын башкача төзәтү юлын күрмәгән, ахрысы...

Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Озату