Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Өйдән чыгу өчен махсус рөхсәтне ничек алырга?

Үз-үзеңне изоляцияләү вакытында өйдән чыгасы булган очракта махсус СМС-хезмәттән файдаланырга кирәк. Бу кагыйдә республикада яшәүче һәркемгә кагыла, аны үтәү мәҗбүри.

1 Теркәлү узарга

2590 кыска номерына паспорт номерын һәм сериясен җибәрегез

Мәсәлән, Регистрация#9203987654

Җавап итеп сезгә теркәлү коды киләчәк

 

2 Кая да булса барырга кирәк икән, тагын бер тапкыр 2590 номерына “Цель” сүзе белән түбәндәге максатларның берсен сайлап, шуның номерын язып җибәрәсең:

1 – судка бару;

2 – балигъ булмаган баланы белем бирү оешмасына илтү яки алып кайту;

3 – медицина яисә ветеринария оешмаларына бару;

4 – кешене җирләүдә катнашуга бару;

5 – паспорт алырга бару;

6 – дачага, шәһәр читендәге йортка бару яки кайту

7 – почта яисә кредит оешмларына бару;

8 – ярдәмгә мохтаҗ туганнарга дару, азык-төлек илтү;

9 – яшәү урынын алыштыру.

 

Мәсәлән, Цель 6

Уникаль код белән җавап хаты килсә, урамга чыгу рөхсәт ителә

Рөхсәт алуда проблемалар чыкса, кайнар линиягә: 8-800-250-90-33 номерына шалтырата аласыз.

Өйдән чыгарга рөхсәт таләп ителми торган очраклар:

- ашыгыч медицина ярдәме таләп ителгәндә;

- якындагы кибеткә, даруханәгә барганда;

- йорт хайваннарын урамда йөрткәндә (яшәү урыныннан 100 м ераграк китәргә ярамый);

- чүп түгәргә чыкканда;

- эш урыныннан бирелгән белешмә булганда.

Коронавирус афәте өлкән яшьтәгеләр өчен аеруча куркыныч булганлыктан, 65 яшьтән өстәге кешеләр өйдән чыкмаска, бернинди сәбәп белән дә кеше күп булган иҗтимагый урыннарда йөрмәскә тиеш. Шушы таләп нигезендә районыбызда өлкәннәр өчен махсус волонтерлар оешмасын булдырылды. Алар өлкәннәргә азык-төлек, башка кирәк-яракларны кайтарып бирә.

Волонтерлар ярдәме кирәк булганда, 7-19-04 телефоны аша “Кайнар линия”гә шалтыратып заявкалар бирә, ә инде авылларда биләмә башлыкларына мөрәҗәгать итә аласыз.

 

 

Сәламәт булыгыз, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев