Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Оясында ни күрсә...

Бөтен хикмәт тәрбиядәдер "Балачакта алынган тәрбияне соңыннан бөтендөнья халкы үзгәртә алмас", дигән татар мәгърифәтчесе Ризаэтдин Фәхретдин. Тәрбия - ул кешедәге яхшы сыйфатларны үстерү, көчәйтү, начар сыйфатларга каршы көрәш, кешеләрнең рухларын баету, шул байлыкка дөрес юнәлеш бирү дигән сүз. Тәрбия туктаса, башбаштаклык, бәла башлана. Нәкъ менә бала чакта кешенең алдагы көндә...

Бөтен хикмәт тәрбиядәдер "Балачакта алынган тәрбияне соңыннан бөтендөнья халкы үзгәртә алмас", дигән татар мәгърифәтчесе Ризаэтдин Фәхретдин.

Тәрбия - ул кешедәге яхшы сыйфатларны үстерү, көчәйтү, начар сыйфатларга каршы көрәш, кешеләрнең рухларын баету, шул байлыкка дөрес юнәлеш бирү дигән сүз. Тәрбия туктаса, башбаштаклык, бәла башлана. Нәкъ менә бала чакта кешенең алдагы көндә яшәү рәвешенә нигез салына. Балачак тоташ бәйрәмнәрдән генә торырга тиеш түгел. Балачак һәм үсмерлек - хәлиткеч һәм җаваплы чор. Әнкәсенең бишек җырын әле телне дә белмәгән сабый үз аңына салып куя. Бишек җыры аша ана баласын акыллы, хисле, назлы булырга өйрәтә. Бала тирбәлә, сөйләшергә өйрәнә, тәрбияләнә. 15 яшьтә инде тәрбияләп булмый. Кешенең үз-үзен тәрбияләү чоры башлана һәм ул гомер буе дәвам итә, гәрчә әти-әни мәңгелек тәрбияче булсалар да. Бала бәхете әти-әни кулында бит. Балалар һәм зурлар төрле вакыт аралыгында яшәп тә бер юнәлештә карыйлар һәм фикерләре уртак икән - бу зур бәхет. Туып үскән гаиләсе, балачагы кешенең алдагы тормышына зур йогынты ясый.

Соңгы елларда әхлак кануннары бозылу нәтиҗәсендә ак-карага, кара акка әйләнеп бара. Бүген дә без рухи байлыкларыбызны югалта барабыз. Хәзерге рәхимсез, шау-шулы, болгавыр заманда да кеше булып калу бик мөһим. Акылы булган кеше әхлакка һәрвакыт мохтаҗ. Оялу, оялчанлык - кешенең иң күркәм сыйфатлары. Оялчан кыз урамда аягүрә сыра эчеп, тән күрсәтеп йөрми; буыла-буыла тәмәке тартмый (егетләр белән ярышып). Оялчан кыз беркайчан да очраган бер кешегә тагылып йөрми. Чибәр булсалар да ахмак, аңгыр, кызларны егетләр яратмый. Яшьләрнең йөгәнсезлеге һәлакәттән бүтән бернигә дә китерми. А.С. Макаренко әйтүенчә, барлык әхлак сыйфатлары балада 5 яшькә кадәр салына. Бала күңеле ак кәгазь; аңа ни язсаң шул кала. Газета-журналлар белән кызыксыну, китап уку гаиләдә башлана, бакчада, мәктәптә давам итә.

Әти-әниләр, әби-бабайлар! Әйдәгез балаларыбыз һәм оныкларыбыз белән күбрәк шөгыльләник. Аларда күркәм холык тәрбияләп үзләрен илебезгә хезмәт итәргә әзерлик. Алар урам тәрбиясенә каршы торырлык булсыннар.

Тәрбиядә шәхси үрнәк иң көчле чара. Үсеп җиткәч баланы каһәрләүдән файда юк.

Әнисә Абдуллина, мәгариф ветераны

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев