Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Остазыбызның якты истәлегенә

Азнакай спорт өлкәсендәге мәшһүр кешеләре белән хаклы горурлана. Шуларның берсе - Григорий Васильевич (Гамил Ализанович) Закиров. Ул безнең якларга 1964 елны килеп төпләнә һәм гомер буе Азнакай УТТсында шофер булып эшли. Мәңгелек ярын да шушында таба - Раиса Михайловна белән бик тату, матур яшиләр. Россия чемпионы, спорт мастеры Азнакайга килгәч...

Азнакай спорт өлкәсендәге мәшһүр кешеләре белән хаклы горурлана. Шуларның берсе - Григорий Васильевич (Гамил Ализанович) Закиров. Ул безнең якларга 1964 елны килеп төпләнә һәм гомер буе Азнакай УТТсында шофер булып эшли. Мәңгелек ярын да шушында таба - Раиса Михайловна белән бик тату, матур яшиләр.

Россия чемпионы, спорт мастеры Азнакайга килгәч тә яраткан шөгыле - спортны ташламый, аңа балалар, яшүсмерләрне дә тарта. Ул төрле яшьтәгеләр белән тиз уртак тел таба, бокска кызыксыну уята, һәркемнең күңеленә юл таба белә. Аның шәкертләре Татарстан, Россия беренчелегенә, халыкара ярышларда да катнаша башлый һәм призлы урыннар яулап кайта. Алар арасында: хәзерге биология фәннәре кандидаты, спорт мастеры Н.Хәмидуллин, ерак Себердә олы нефть предприятиесе директоры Ф.Галеев, Казанда спорт мәктәбе директоры М. Каюмов, Россиянең атказанган нефтьчеләре бертуган Яруллиннар һәм башка бик күпләр бар. 40 ел тренерлык иткән Григорий Васильевичны Азнакайда барсы да белә һәм хөрмәт итә иде. Тынгы белмәс, спортка мөкиббән бу шәхес һәммәсенең күңелендә якты эзен калдырды. Хәзер дә Азнакайга ярышларга килгән башка район, төбәк спортчылары аның хакында истәлекләрен яңартмый калмый.

Хөрмәтле райондашлар! 2012 елның 6-8 гыйнвар көннәрендә тренер Г.В.Закиров истәлегенә бокс буенча турнир оештырыла. Ул киләчәктә традициягә әверелер дип өметләнәбез. Танылган спортчы, билгеле шәхесне искә алу уңаеннан үткәрелүче чарага башка районнардан да килергә теләк белдерүчеләр күп.

Барлык азнакайлыларны, җанатарларны спорт бәйрәменә көтеп калабыз! Ул 89 нчы профлицей базасында үтәчәк. Килегез!

Оештыру комитеты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев