Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Осталарның да иң осталары

Конкурста җиңүчеләр Мәүлидә Вәлиева һәм Нәфис Латыйповны бүләкләү мизгеле Азнакай шәһәренең "Б" микрорайонында төзелеп килүче торак йорт объектында "Главнефтегазстройсервис" идарә итү компаниясе ҖЧҖ үзенең ташчылары арасында һөнәри осталык конкурсы уздырды. Алдан ук әйтергә кирәк, республиканың көньяк-көнчыгыш зонасында иң эреләрдән саналган компаниягә караган унбер махсус төзелеш подразделениесенең фәкать берсендә - Райхан...

Конкурста җиңүчеләр Мәүлидә Вәлиева һәм Нәфис Латыйповны бүләкләү мизгеле

Азнакай шәһәренең "Б" микрорайонында төзелеп килүче торак йорт объектында "Главнефтегазстройсервис" идарә итү компаниясе ҖЧҖ үзенең ташчылары арасында һөнәри осталык конкурсы уздырды.

Алдан ук әйтергә кирәк, республиканың көньяк-көнчыгыш зонасында иң эреләрдән саналган компаниягә караган унбер махсус төзелеш подразделениесенең фәкать берсендә - Райхан Газизуллин җитәкләгән "Актүбә төзү-монтаж идарәсе" ҖЧҖдә генә илледән артык эшчене берләштергән ташчылар төркеме бар. Шуңа да осталык ярышларының елның-елында әлеге җәмгыятьтә узуы гаҗәп күренеш түгел.

...Быелгы "Кул белән кирпеч салу остасы" конкурсында катнашу өчен икешәр ташчыдан торган биш звено сайлап алынган. Актүбә идарәсенең баш инженеры Айдар Хәлфиев аларны ярыш шартлары белән таныштырды. Конкурсантлар аерым бер вакыт эчендә җитди операцияләрдән торган эш күләмен югары сыйфатлы итеп башкарырга, проектта күрсәтелгән төзелеш технологиясен сакларга, шул ук вакытта техника куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәргә бурычлылар. Эш урыннарын билгеләүче шобага салынганнан соң, осталыкка сынау башлану турында хәбәр бирелде...

Ниһаять, бернинди тәнәфессез, кызган кояш астында ике сәгатьтән артыкка сузылган сынау тәмам. Эшчеләр ял иткән арада комиссия әгъзалары эш күләмен, аның сыйфатын билгели. Ярышта беренчелек Мәүлидә Вәлиева һәм Нәфис Латыйповтан торган икенче звенога бирелде. Конкурс шартлары буенча, киләсе ярышларга кадәр бер ел буена алар үзләренең айлык хезмәт хакларына шактый гына өстәмә алып барачак. Икенче урынга коллективның иң яшь ташчылары Артур Хәйруллин һәм Айдар Закиров, өченчегә Рамил Икъсанов белән Радик Хәлиуллин звенолары лаек дип табылды.

Комиссия рәисе, "Главнефтегазстройсервис" ҖЧҖнең бүлек начальнигы Марсель Мортазин һәм идарә итү компаниясенең берләштерелгән профсоюз комитеты рәисе Фәнис Гайсин җиңүчеләрне тәбрикләп, авыр, әмма кирәкле хезмәтләрендә аларга алга таба да уңышлар теләде, Мактау грамоталары, призлар һәм акчалата бүләк тапшырды.

Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев