Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Онытылмас очрашу

Бәйге: «Туган ягым - элек һәм бүген» Бу фотосурәтне безгә сугыш һәм хезмәт ветераны Зәкия апа Җәләлетдинова тапшырды. Cулда - укучылар һәм пионерлар йорты директоры Җиләк Айдагулова, методист Әминә Гарипова, уртада - Хәмбәл Харис улы Садыйков. 1958 елда Укучылар һәм пионерлар йортының элеккеге бинасында пионерларның Бөек Ватан сугышында катнашкан Хәмбәл...

Бәйге: «Туган ягым - элек һәм бүген»

Бу фотосурәтне безгә сугыш һәм хезмәт ветераны Зәкия апа Җәләлетдинова тапшырды.

Cулда - укучылар һәм пионерлар йорты директоры Җиләк Айдагулова, методист Әминә Гарипова, уртада - Хәмбәл Харис улы Садыйков.

1958 елда Укучылар һәм пионерлар йортының элеккеге бинасында пионерларның Бөек Ватан сугышында катнашкан Хәмбәл Садыйков белән очрашу мизгеле.

Хәмбәл Харис улы Садыйков (Зәкия ханымның энесе) сугыштан кулсыз кайта. Нинди генә авырлыклар кичерүенә карамастан, ул үзендә оптимизм һәм алдагы көнгә ышанычны саклый алган. Яшьләр, укучылар белән мондый очрашуларга бик теләп килә, аларга сугышта күргәннәре, полкташлары батырлыклары хакында сөйли. Әмма гомере генә кыска була шул: 39 яшендә якты дөньядан китеп бара. Фанилыкта аның якты истәлеге, дәвамы булып дүрт улы кала. Балалары барсы да күренекле кешеләр, гаилә традицияләрен дәвам итеп оныклары, инде оныкчыклары үсеп килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев