Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Онытылмас мизгелләр

Актүбә бистәсенең 2 нче урта мәктәбе Казанда узган "Мин татарча сөйләшәм!" конкурс-акциясендә катнашып, 3 нче урынга лаек булды. Казан безне җылы каршы алды. Татарның рухи дөньясы бер мизгелдә үз эченә бөтереп алып кереп тә китте. Тукай бәйрәмендә трибунадан шагыйрьләр телебезнең киләчәге хакында ачынып язылган шигырьләрен яңгыратты. Ирек Баһманов, Сәнифә Рангулова,...

Актүбә бистәсенең 2 нче урта мәктәбе Казанда узган "Мин татарча сөйләшәм!" конкурс-акциясендә катнашып, 3 нче урынга лаек булды.

Казан безне җылы каршы алды. Татарның рухи дөньясы бер мизгелдә үз эченә бөтереп алып кереп тә китте. Тукай бәйрәмендә трибунадан шагыйрьләр телебезнең киләчәге хакында ачынып язылган шигырьләрен яңгыратты. Ирек Баһманов, Сәнифә Рангулова, Гүзәл Сәгыйтова, Фәүзия Бәйрәмова белән очрашудан алган тәэсирләр күңелебездә озак сакланыр. Туфан абый Миңнуллин белән күрешеп сөйләшү дә күз алдында. Без үзебезнең Азнакай якларыннан булуыбызны белгертеп, Нәҗибә апага сәламнәребезне тапшырырга куштык. Кем уйлаган аның шушы көннәрдә безнең арабыздан мәңгелеккә китәр дип...

Рухи мәркәзебездә вакытыбызның һәр минутын файдалы уздырып, зур тәэсирләр алып, рухи яктан баеп кайттык.

Г.Мусина, Л.Мортазина, Э.Гаскәрова, Р.Хаҗиева, татар теле укытучылары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев