Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Очрашуга көтеп калдылар

Оешма-предприятие җитәкчеләре, җаваплы белгечләр катнашында эшмәкәрләр конференциясе уздыру районда матур традициягә әйләнде. Ләкин конференциягә килеп йөрү үзәктән читтә яшәүчеләр өчен зур авырлык тудыра иде. Эшмәкәрләр берлеге анысын да хәл итте: актүбәлеләр өчен конференцияне бистәнең үзендә уздырды. Киңәшмәне эшмәкәрлек, КФХ, ЛПХ үсеше буенча район башкарма комитеты җитәкчесе ярдәмчесе Әнвәр Җиһангиров алып...

Оешма-предприятие җитәкчеләре, җаваплы белгечләр катнашында эшмәкәрләр конференциясе уздыру районда матур традициягә әйләнде. Ләкин конференциягә килеп йөрү үзәктән читтә яшәүчеләр өчен зур авырлык тудыра иде. Эшмәкәрләр берлеге анысын да хәл итте: актүбәлеләр өчен конференцияне бистәнең үзендә уздырды.
Киңәшмәне эшмәкәрлек, КФХ, ЛПХ үсеше буенча район башкарма комитеты җитәкчесе ярдәмчесе Әнвәр Җиһангиров алып барды. Ул Актүбә эшмәкәрләрен кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын яклау программалары белән таныштырды.
Киңәшмә эшендә Актүбә бистәсе муниципаль берәмлеге башлыгы Роза Галиева, Актүбә бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе Владимир Крашенинников, шулай ук мәшгульлек үзәге, төрле банк хезмәткәрләре, салым оешмаларыннан белгечләр катнашып, эшмәкәрләрне борчыган сорауларга җаваплар бирделәр. Эшмәкәрләр исә киңәшмә эшеннән канәгать калдылар. Проблемаларны уртага салып хәл итәр, район җирле органнары белән элемтәдә тору һәм гомумән, эшмәкәрләргә ярдәм итү максатыннан мондый очрашуларның зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үттеләр, тагын да килүләрен сорадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Очрашуга кљтеп калдылар