Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Өч яше тулмаган балалары булган гаиләләр 5 мең сум акча алачаклар

Агымдагы елның 1 июленә кадәр ана (гаилә) капиталына хокукы булган барлык гаиләләргә, шул исәптән сертификат буенча акчалар тулысынча тотылса да, акча түләнергә тиеш.

Россия Президентының 2020 елның 7 апрелендә кабул ителгән 249 номерлы Указы буенча ана (гаилә) капиталына хокукы буган гаиләләрдә тәрбияләнүче өч яшькә кадәрге балаларның hәркайсына апрель-июнь айларына 5 мең сум күләмендә акча түләнәчәк.

Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә.

Агымдагы елның 1 июленә кадәр ана (гаилә) капиталына хокукы булган барлык гаиләләргә, шул исәптән сертификат буенча акчалар тулысынча тотылса да, акча түләнергә тиеш.

Илдә кискен эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә, гаиләләргә өстәмә финанс ярдәме федераль бюджеттан бирелә, ул ана (гаилә) капиталы күләмен киметми һәм башка төр социаль ярдәм алу хокукына тәәсир итми.

Азнакай Пенсия фонды идарәсе житәкчесе Ләйсән Ваhапова эйтеп үткәнчә, мөмкинлек булган очракта, территориаль органнар гаиләләргә әлеге түләүгә хокуклары булганнарга шәхсән хәбәр итәчәк.

Акча сорап мөрәҗәгать итү өчен алты айга якын вакыт бар. Пенсия фонды 1 октябрьгә кадәр гаризалар кабул итүне тәэмин итәчәк һәм гаиләнең тиешле хокукы булган очракта апрель-июнь айлары өчен түләүләр бирәчәк.

Балага акча алу өчен es.pfrf.ru яисә gosuslugi.ru порталындагы шәхси кабинетта гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Сертификат хуҗасына бернинди өстәмә документлар да тапшырырга таләп ителми. Кирәк очракта Пенсия фонды органы барлык мәгълүматларны мөстәкыйль рәвештә соратып ала.

Исегезгә төшерәбез, коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү чаралары белән бәйле рәвештә, хәзерге вакытта Пенсия Фонды органнарына алдан язылып куеп кына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Мөрәҗәгать итү вакытын һәм көнен электрон сервис аша, шулай ук Пенсия фонды идарәсе сайтының “Регион контакты/Бүлекчә структурасы” бүлегендәге күрсәтелгән телефоннарга шалтыратып ачыкларга була.

Фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев