Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Нәзерем үтәлде, дип сөенде ветеран

Корбан бәйрәме чорында ялгыз картларга, инвалидларга, авыр тормышлыларга корбан ите тарату төбәгебездә күркәм гадәткә әйләнде. Районның социаль яклау идарәсеннән алган мәгълүматларга караганда, быел Азнакай шәһәрендә яшәүче 156 кешегә күчтәнәч итеп хәләл ит бирелгән. Элекке хезмәттәшем, тугызынчы дистәсен ваклаган Роза апа Шәрифуллинага да китергәннәр. Бәйрәм белән котларга дип мин телефоннан шалтыратуга...

Корбан бәйрәме чорында ялгыз картларга, инвалидларга, авыр тормышлыларга корбан ите тарату төбәгебездә күркәм гадәткә әйләнде.
Районның социаль яклау идарәсеннән алган мәгълүматларга караганда, быел Азнакай шәһәрендә яшәүче 156 кешегә күчтәнәч итеп хәләл ит бирелгән. Элекке хезмәттәшем, тугызынчы дистәсен ваклаган Роза апа Шәрифуллинага да китергәннәр. Бәйрәм белән котларга дип мин телефоннан шалтыратуга ук сөенече белән уртаклашты ул:
- Шулкадәр әйбәт сыер ите алып килделәр. Корбан итен ялгыз ашамыйлар. Шушы нык чирләгән ел ярымда хәлемне белешеп, ярдәм итеп торган, мине караган, тәрбияләгән кешеләремне, дусларымны, кодагыемны ашка җыячакмын Алла бирсә. Сине дә чакырам. Кызларым (социаль яклау идарәсендә эшләүчеләрне бездә гел шулай "кызым" дип йөртәләр - Н.К.): "Роза апа, бер дә борчылма, үзебез бөтенесен әзерлибез", - диделәр. Кызларым бик әйбәт минем, - дип чираттагы мәртәбә аларны мактап алды.
Иң яхшы унбишләп ахирәтен корбан ите белән әзерләнгән ашка җыйды Роза апа. Социаль хезмәткәр, җырчы буларак та яхшы таныш Наилә Йосыпова, социаль шәфкать туташы Гөлназ Кадыйрова һәм күршесе Хәния апа ризыкларны тәмле итеп, табынны матур итеп әзерләгәннәр иде.
Наилә ипиен дә үзе салып, токмачын да үзе кисеп алып килгән. Сиринаның, Ленизаның, Венера апаның һәм башкаларның күчтәнәчләре дә мактап туймаслык булды. Дамира һәм Мәһмүзә апалар укыган Коръән сүрәләре, догалар табынны тагын да күркәмрәк итте. Нәзерем үтәлде, дип сөенде ветеран.

Нәсимә КАМАЛИЕВА "Маяк" газетасы редакциясенең ветераннар советы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нәзерем үтәлде, дип сөенде ветеран