Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Нәүрүз мөбарәк булсын!

Хөрмәтле азнакайлылар! Барчагызны халкыбызның иң матур бәйрәмнәренең берсе -Нәүрүз белән ихлас котлыйм! Аны зурлап уздыру республикабызда күркәм традициягә әверелде. Онытылган милли йолаларыбызның соңгы елларда халыкка кире кайта башлавы куанычлы. Төрки Һәм мөселман халыкларының рухына туры килгәнлектән, Нәүрүзне дистәләгән илләрдә уздыралар. Нәүрүз - көн белән төннең тигезләшкән чоры, бик борынгыдан килгән...

Хөрмәтле азнакайлылар!
Барчагызны халкыбызның иң матур бәйрәмнәренең берсе -Нәүрүз белән ихлас котлыйм!
Аны зурлап уздыру республикабызда күркәм традициягә әверелде. Онытылган милли йолаларыбызның соңгы елларда халыкка кире кайта башлавы куанычлы. Төрки Һәм мөселман халыкларының рухына туры килгәнлектән, Нәүрүзне дистәләгән илләрдә уздыралар. Нәүрүз - көн белән төннең тигезләшкән чоры, бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме. Ул кешеләрне берләштерә, Ватаныбызның, анда яшәүче төрки халыкларның чәчәк атуына ярдәм итә.
Бу язгы бәйрәм өйләрегезгә бары тик тынычлык, иминлек һәм игелек алып керсен! Чын күңелдән барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете телим! Еллар имин килеп, уңышлар мул булсын! Нәүрүз мөбарәк булсын!
Хөрмәтле райондашлар!
Барчагызны 23 мартта 10.00 сәгатьтә Мәдәният йорты каршындагы мәйданда кыш озату - Нәүрүз бәйрәменә чакырабыз.

Марсель Шәйдуллин,
Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нәүрүз мөбарәк булсын!