Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Һөнәри осталык тәҗрибә белән килә

Шәһәрдәге 89 нчы лицей җитәкчелеге укучыларының алган һөнәрләрен тәҗрибә белән ныгытуга аеруча игътибар бирә. Шуңа күрә аларның җитештерү практикасы да нәкъ менә кыр эшләре чорына туры китереп оештырыла. Быелгы язда гына да лицейның авыл хуҗалыгында җитештерү остасы белгечлеген үзләштерүче 86 икенче һәм өченче курс укучысы районның төрле формада хуҗалык итүче...

Шәһәрдәге 89 нчы лицей җитәкчелеге укучыларының алган һөнәрләрен тәҗрибә белән ныгытуга аеруча игътибар бирә.

Шуңа күрә аларның җитештерү практикасы да нәкъ менә кыр эшләре чорына туры китереп оештырыла. Быелгы язда гына да лицейның авыл хуҗалыгында җитештерү остасы белгечлеген үзләштерүче 86 икенче һәм өченче курс укучысы районның төрле формада хуҗалык итүче агросәнәгать предприятиеләренә ярдәмгә җибәрелде. Безнең егетләр 17 хуҗалыкта эшли. Мәсәлән, "Азнакай" агрофирмасында 38, "Чалпы"да - 9, "Таллы Бүләк" җитештерү кооперативында, "Марс" ҖЧҖдә, "Кәримов", "Шәвәлиев" КФХларында дүртәр практикант хезмәт күрсәтте. Алар узган ел - беренче курстан соң, лицейның ярдәмчел хуҗалыгында, икенче курста авыл предприятиеләрендә эшләгән, чәчүлек җирләрне тырмалау, культивацияләү, чәчү, катоклау кебек күнекмәләр алган укучылар. Араларында шактый гына тәҗрибә туплап өлгергәннәре дә бар.

Укучыларыбыз практика узасы хуҗалык җитәкчеләре белән һәр курсант арасында килешү төзибез. Анда куелган төп таләпләр: хезмәт шартлары тудыру, шәхси саклану чаралары, яшәү урыны, кайнар аш белән тәэмин итү, шулай ук практика үтүчеләргә тәҗрибәле остазлар билгеләү, һәм, әлбәттә инде, эшләгән хезмәтләре өчен вакытында тиешле хезмәт хакын түләү.

Үзебезнең лицей басуларын эшкәртү өчен беренче ел курсантларыннан торган аерым төркемнәр оештырдык. Укучылар махсус машиналарны һәм агрегатларны төзәтү, дым каплату, тырмалау, культивацияләү, чәчү, катоклау циклларын башкаралар. Автомобильдә, чылбырлы һәм тәгәрмәчле тракторда йөрү күнекмәләре алалар. Һөнәри осталык серләренә аларны тәҗрибәле остазлары Ришат Ибраһимов, Марат Дусаев, Илмир Нуркаев, яшь мастерлар Радик Гыйниятуллин, Рөстәм Хәбипов өйрәтә.

Икенче курс укучылары Ленар Хөснуллин һәм Евгений Платонов һөнәр нечкәлекләренә төшенеп, укытучыларының беренче ярдәмчеләренә әверелделәр. Басуда эшләүчеләр төшке һәм кичке кайнар аш белән тәэмин ителә. Аеруча тырышлык күрсәткән хезмәткәрләрне, укучыларны акчалата һәм яңа иген уңышы белән бүләкләү кебек кызыксындыру чаралары каралды.

Машина-трактор паркларында, иген басуларында җиң сызганып, майга-тузанга карамыйча, тирләп-пешеп эшләүче егетләрне күреп, сокланмый мөмкин түгел. Алмашка шулар кебек эш өчен җанын-тәнен биреп, янып-көеп йөргән яшьләр килгәндә, авыл хуҗалыгының киләчәгенә күңелдә өмет туа.

Ришат НУРГАЛИЕВ, укыту-җитештерү буенча директор урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев