Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Һөнәри киләчәгеңне модельләштер

Азнакай шәһәре мәшгульлек үзәге инициативасы буенча ел саен районның өлкән сыйныф укучылары өчен «Белем алу. Карьера» уку урыннары ярминкәсе уздырыла. Анда 300дән артык укучы катнаша. Андый ярминкәләр бу елның февраль аенда Азнакай шәһәрендә һәм Актүбә бистәсендә дә узды. Бүгенге көндә мондый чаралар бик актуаль, чөнки һөнәр билгеләү эшенә җитәрлек игътибар...

Азнакай шәһәре мәшгульлек үзәге инициативасы буенча ел саен районның өлкән сыйныф укучылары өчен «Белем алу. Карьера» уку урыннары ярминкәсе уздырыла. Анда 300дән артык укучы катнаша. Андый ярминкәләр бу елның февраль аенда Азнакай шәһәрендә һәм Актүбә бистәсендә дә узды.

Бүгенге көндә мондый чаралар бик актуаль, чөнки һөнәр билгеләү эшенә җитәрлек игътибар бирелмәү нәтиҗәсендә, мәктәпне тәмамлаган күпчелек укучылар дөрес тормыш юлын сайлый алмыйлар.

Мәгълүмати-методик үзәк психологы А.Хөсәенова белән бергә өлкән сыйныф укучылары арасында анкеталаштыру уздырылды. Нәтиҗәдә 8-11 сыйныф укучыларының эшче һөнәрләре турында тулы мәгълүматлы булмавы ачыкланды. Бу мәгариф учреждениеләре, район һәм шәһәр оешма предприятиеләре белән бергә эшче һөнәренең өстенлекләрен аңлату буенча уртак эшчәнлекне көчәйтергә кирәклеге турында сөйли.

Һөнәр сайлау - яшь кеше өчен иң җитди адымнарның берсе. Аның киләчәк тормыш юлы һөнәрен дөрес сайлауга, аның мавыгуы, мәнфәгатьләренә туры килү-килмәвенә, карьера үсеше, әлеге эшнең хезмәт базарында кирәк булуына карап билгеләнә бит.

Ә яшь кешегә дөрес юлны сайлау авыр да, катлаулы да. Һөнәр дөньясында үз юлларын дөрес сайласыннар өчен яшьләргә ярдәм бик кирәк. Хезмәт дөньясы 40 меңләп һөнәрне үз эченә ала. Һөнәр -ул кеше тарафыннан даими рәвештә башкарыла торган, махсус хәзерлек сораган һәм керем чыганагы булган хезмәт. Һәр һөнәр артында карьера вариантлары: административ һәм матди үсеш, осталыкны, социаль статусны үстерү ята.

Игътибарыгызны һөнәрләр арасында дөрес юнәлеш алу белән бәйле кайбер нечкәлекләргә юнәлтәсе килә. Тыштан бер-берсенә охшаш һөнәрләрнең психологик эчтәлеге төрлечә булырга мөмкин. Мәсәлән, веб-дизайнер, программист һәм компьютерларны көйләүче һөнәрләрен карыйк. Беренче карашка алар бик охшаш, чөнки әлеге һөнәрләрне башкаручыларның барысы да компьютерлар белән эшлиләр. Ләкин ныклап анализ ясасаң, аларның бер-берсеннән нык аерылуын күрергә мөмкин. Веб-дизайнерда иң беренче чиратта ул сәнгать образлары. Нәтиҗәдә, әлеге һөнәр рәссам, режиссер, модельерга бик якын. Программист хезмәте исә икенче төркемгә якын. Чөнки ул мәгълүматлар һәм кодлаштырыла торган билгеләр системасы (программалаштыру телләре, мәгълүматлар базасы) белән эшли. Бу билгеләр буенча аның һөнәре язма текст тәрҗемәчесе яки бухгалтер белән тиңдәш. Ә компьютерларны җыючы-көйләүче техник җайланмалар белән бәйле, шуңа да алар эшче һөнәре белгечләрен хәтерләтәләр.

Нинди һөнәр сайларга соң? Иң беренче чиратта үз мәнфәгатьләрең, мөмкинлекләрең һәм әлеге һөнәрнең хезмәт базарында кирәк булу-булмавына басым ясарга кирәк. Сайлаган һөнәрең кызыклы, мавыктыргыч булсын һәм синең аны эшлисең килеп торсын. Уңышлы карьера өчен бу иң кирәкле таләп. Моннан кала, уңышка китерүче һөнәр кешенең психологик һәм физик мөмкинлекләренә, шәхси сыйфатына туры килеп торырга тиеш.

Һөнәр сайлаганда үз мөмкинлегең, сәләтең турында белү генә җитми, аларны объектив бәяләү, сайлаган һөнәреңә туры килү-килмәвеңне ачыклый белү дә кирәк. Һөнәр турында фикер йөрткәндә без үзебезгә: минем кем буласым килә? Мин нәрсәне тормышка ашырырга, нәрсәгә ирешергә телим? кебек сорауларны куярга тиешбез. Бәлки сезнең киләчәктә танылган спортчы буласыгыз киләдер. Моңа ничек ирешергә соң? Сезнең мөмкинлегегез бармы? Ирешә алмасагыз? Нинди һөнәр сайларга? Үзегезнең һөнәри киләчәгегезне модельләштерергә кирәк. Киләчәк турында уйлаганда сез үз фантазияләрегез үренә менәсез, ләкин чынбарлыкта «Мин» үз көченә ышанып җитми, я булмаса ул уйланылмаган юлга кереп китә, күңелсезлекләргә тап була. Үз киләчәгең турында реаль күзаллау мөһим. Үз-үзеңне танып белү методлары нигезендә киләчәгеңне модельләштерергә кирәк. Модельләштерү - ул план, схема, график, объект, процесс яки күзаллау сыйфатында уйда шартлы образ тудыру. Әлеге модель безгә киләчәктә дөрес прогноз бирергә, үз тормыш процессында җитәкчелек инструменты булырга тиеш. Ул теләктә генә калмасын! Үз һөнәри киләчәгебезне модельләштереп, без үзебезнең шәхси-һөнәри үсеш стратегиясен уңышлы төзергә өйрәнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев