Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Һөнәргә тугрылык

Ватан геройлары көне уңаеннан Азнакай муниципаль районы җитәкчелеге 80 яшен тутырган игенче-ветеран, Социалистик Хезмәт Герое Фәхразый ага Кәримовны котлады. Айгөл ШӘРИПОВА Бу мактаулы исем аңа авыл хуҗалыгында нәтиҗәле эшләгәне өчен 1981 елда бирелә. 63 еллык тәҗрибәсе булган ветеран язгы чәчү, җәйге кыр эшләре, көзге урак чорында әле дә басуда, игенчеләргә...

Ватан геройлары көне уңаеннан Азнакай муниципаль районы җитәкчелеге 80 яшен тутырган игенче-ветеран, Социалистик Хезмәт Герое Фәхразый ага Кәримовны котлады.
Айгөл ШӘРИПОВА

Бу мактаулы исем аңа авыл хуҗалыгында нәтиҗәле эшләгәне өчен 1981 елда бирелә. 63 еллык тәҗрибәсе булган ветеран язгы чәчү, җәйге кыр эшләре, көзге урак чорында әле дә басуда, игенчеләргә киңәшләре белән ярдәм итеп тора. 2 тапкыр Ленин, Кызыл Байрак орденнары, 5 тапкыр ВДНХ, күп кенә юбилей медальләре белән бүләкләнгән Фәхразый ага районның иҗтимагый тормышында актив катнаша. Авыл хуҗалыгы җыелышларында, ветераннар, мәктәп укучылары белән очрашуларда чыгышлар ясый. Балаларны хезмәт сөяргә өйрәтә, патриотик тәрбия бирүдә зур өлешен кертә.
- Бөек Ватан сугышы башланганда миңа 10 яшь иде. Зурлар белән бертигез эшләдем, ат белән сабан сөреп, тырма тарттым. Җиңү турында бригадир килеп әйтте, без язгы чәчүдә идек. Сугышта булып кайткан абыйлар бик нык сөенделәр. Шул исемдә калган: ул көнне кар яуды. Көндезгә эреп тә бетте үзе, - дип искә ала Фәхразый ага балачак елларын. - Миннебану апам комбайнчы иде, ул мине техника белән идарә итәргә өйрәтте. Тракторга 1948 елда утырдым, социалистик ярышларда беренче урынга чыктым. Гади кәгазь битенә язылган, обком секретаре кул куйган Мактау грамотасы белән бүләкләделәр. Игенче һөнәре шул мизгелдә күңелгә гомерлеккә сеңеп калды.
Фәхразый ага Гөлнур апа белән 3 кыз тәрбияләгән, хәзер инде 3 оныкчыгын үчтекиләп үстерәләр. Чалпы авылында басуда Фәхразый ага тракторчы-комбайнчы, ә Гөлнур апа сабанчы булып эшләгәндә танышканнар. Быел 59 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үткәннәр. Балалары һәрдаим ярдәм итә.
Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин ветеранның яшәеше белән кызыксынды, бәйрәм белән котлап, бүләк тапшырды:
- Сез - Азнакайның легендасы. Без сезнең белән горурланабыз! Киләчәктә дә шулай район тормышында актив катнашырга язсын, - дип матур теләкләрен җиткерде.
Ф.Шәйхулов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Һөнәргә тугрылык