Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

һөнәре тынгысыз

Азнакай эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренең биштән берен, полиция белгечлекләренең күпчелеген гүзәл затлар тәшкил итә һәм башкара. Шуларның берсе - полиция майоры Гөлнара Гәрәева. Белеме буенча педагог Гөлнара Сәгадәт кызы (рәсемдә) биредәге эшчәнлеген кадрлар бүлеге инспекторы буларак башлады. Аннан балигъ булмаганнар эше буенча инспектор, дознаватель, өлкән дознаватель булды. Хәзер үзе шул...

Азнакай эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренең биштән берен, полиция белгечлекләренең күпчелеген гүзәл затлар тәшкил итә һәм башкара. Шуларның берсе - полиция майоры Гөлнара Гәрәева.

Белеме буенча педагог Гөлнара Сәгадәт кызы (рәсемдә) биредәге эшчәнлеген кадрлар бүлеге инспекторы буларак башлады. Аннан балигъ булмаганнар эше буенча инспектор, дознаватель, өлкән дознаватель булды. Хәзер үзе шул бүлекне җитәкли.

Коллектив башлыча хатын-кызлардан тора. Дөнья бит ул, төрле хәлләр булып тора: кемдер үзе, кемнеңдер баласы авырып китә. Андый вакытларда хезмәттәшләре эшен башкаруны үзенә ала Гөлнара. Аның өчен каза күрүчеләр дә, шаһитлар да, гаепләнүчеләр дә юк - барысы да шәхес. Аларның һәрберсе белән ул итагатьле мөгамәлә кора белә, хәлләренә керә. Чөнки һәр вакыйга артында кеше, гаилә язмышы тора. Шуны аңлап, йөрәге аша уздырып эш итә полиция майоры Гәрәева.

Гүзәл ФӘТКУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев