Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Үтеп йөрмәле түгел

Күптән түгел редакциягә түбәндәге эчтәлектәге хат килде. Октябрь Бүләк авылы халкы аны чарасызлыктан безгә язып җибәргән. «Хөрмәтле редакция! Сезгә мөрәҗәгать итүебезнең төп сәбәбе: авылыбыз зиратына юл юк. Кемнәргә генә мөрәҗәгать итеп карасак та нәтиҗәсе булмады. Яз-җәй айларында авыл халкы туган-тумачасын җирләргә тыкрыктан йөри. Кыш айларында исә аны трактор белән чистартырлык...

Күптән түгел редакциягә түбәндәге эчтәлектәге хат килде. Октябрь Бүләк авылы халкы аны чарасызлыктан безгә язып җибәргән.
«Хөрмәтле редакция! Сезгә мөрәҗәгать итүебезнең төп сәбәбе: авылыбыз зиратына юл юк. Кемнәргә генә мөрәҗәгать итеп карасак та нәтиҗәсе булмады. Яз-җәй айларында авыл халкы туган-тумачасын җирләргә тыкрыктан йөри. Кыш айларында исә аны трактор белән чистартырлык түгел: тыкрык арасы бик тар. Юлны авыл читеннән урау юлдан, тау аша чистарталар. Йолаларга туры китереп җирләр өчен мәетне юуу өчен улакларны да алып кайтырга кирәк, ә анда машина белән үтмәле түгел, авыл җирендә атлар да юк. Октябрь Бүләк авылы халкы исеменнән: Әлфия Шәрәпова».
Әлеге хат, әлбәттә, безне юлга чакырды. Әлфия апаның тормыш иптәше Рәис абый белән берлектә Октябрь Бүләк авылында булып, хатта язылганнарны үз күзебез белән күрдек.
Элек зиратка илткән юл авыл күперен күтәртү сәбәпле, йөрмәслек булып калган. Моннан хәтта коры вакытта да җайлап кына үтәрмен димә. Буа аркылы салынган агач күпер дә бүгенге көндә җимерек хәлдә. Авыл картлары да: «Зиратка уңайлы, кыш көне дә транспорт белән үтеп була торган юл булса, әйбәт булыр иде. Исән чакта зират кебек изге урыннарны, мондый мөһим мәсьәләләрне без кайгыртып торырга тиеш бит инде», - ди. Рәис абый да: «Элек булган юлны карап, вак таш салсалар да әйбәт булыр иде», - ди.
Чыннан да, авыл халкының эчке кичерешләрен, ачынуларын аңларга була. Барыбыз да кайчан да булса бакыйлыкка күчә.
Әлеге сорау белән без Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Рәмис Ханнановка мөрәҗәгать иттек һәм аннан түбәндәге җавапны алдык:
«Азнакай муниципаль районында зиратларны 2012 елда төзекләндерү» адреслы программасы нигезендә, Карамалы авыл җирлегендәге зиратларны төзекләндерү өчен җирле бюджеттан 125 мең сум акча каралган. Авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе күрсәтмәләренә караганда бу акча зиратларга илтүче юлларны ремонтлауга тотылачак. Эшләр 2012 елда башланып, ТР бюджетыннан төзекләндерү чыгымнарына субсидия бүленгән очракта киләсе елда да дәвам итәчәк».
Т.ХӘЕРТДИНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Њтеп йљрмђле тњгел