Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Нияз Абдуллин бүләк сертификатына ия булды

Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллинның шәхсән инициативасы белән һәм махсус карары нигезендә районның терлекчелек һәм игенчелек тармаклары хезмәткәрләре эшенә көндәлек нәтиҗә ясалып, алдынгылар билгеләнә һәм аларга акчалата бүләк сертификатлары тапшырылып килә. Лиза НУР Соңгы көннәрдәге бәрәкәтле, шифалы яңгырга сөенеп, Фәнүс Кәримов КФХсы игенчеләре дә язгы кыр эшләрен кыска срокта...

Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллинның шәхсән инициативасы белән һәм махсус карары нигезендә районның терлекчелек һәм игенчелек тармаклары хезмәткәрләре эшенә көндәлек нәтиҗә ясалып, алдынгылар билгеләнә һәм аларга акчалата бүләк сертификатлары тапшырылып килә.
Лиза НУР
Соңгы көннәрдәге бәрәкәтле, шифалы яңгырга сөенеп, Фәнүс Кәримов КФХсы игенчеләре дә язгы кыр эшләрен кыска срокта һәм сыйфат белән башкарып чыгу өчен бар тырышлыкларын куялар. Биредә 1568 гектарда бөртеклеләр чәчү күздә тотыла. Бүгенге көнгә 548 гектарда арпа, 400 гектарда сабан бодае, 50 гектарда борчак һәм 65 гектарда солы чәчелгән. Чәчү эшләре 65 процентка башкарылган. Моннан тыш 481 гектарда берьеллык үлән чәчелгән. Уңышка нигез салуны Җиңү бәйрәме көненә төгәлләргә исәпләре.
Мәгълүм булганча, район хакимияте тарафыннан язгы кыр эшләре чорына штаб төзелеп, авыл хуҗалыгы предприятиеләренә җитәкчеләр, ветераннар арасыннан җаваплы вәкилләр билгеләнде. Ф.Кәримов КФХсына беркетелгән федераль казначылык идарәсенең Азнакай бүлеге җитәкчесе Руслан Алкин соңгы көн нәтиҗәләре буенча иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән хуҗалыкта практика үтүче Лениногорск көллияте филиалы укучысы Нияз Абдуллинга бүләк сертификаты тапшырды. Нияз туган авылы кырларында инде икенче ел тәҗрибә туплый. Тырмалау, катоклау эшләрен сыйфатлы һәм агротехник таләпләр нигезендә башкара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нияз Абдуллин бүләк сертификатына ия булды