Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әниләр барысын да булдыра, ә әбиләр ярдәм итә!

Районның барлык учреждениеләрендә кебек үк 2 нче урта мәктәптә дә Әниләр көненә багышланган бәйрәм узды. Әнидән дә кадерлерәк, изге һәм шәфкатьле кеше дөньяда юктыр. Хәтерлим: классыбыз белән Әниләр көненә әзерләнгәндә хезмәт дәресләрендә ясалма открыткалар ясый идек. Әгәр күршеңнеке матуррак чыкканын күрсәң, әллә ничәшәр тапкыр үзгәртә идек. Хәзер инде бу эшкә...

Районның барлык учреждениеләрендә кебек үк 2 нче урта мәктәптә дә Әниләр көненә багышланган бәйрәм узды.

Әнидән дә кадерлерәк, изге һәм шәфкатьле кеше дөньяда юктыр. Хәтерлим: классыбыз белән Әниләр көненә әзерләнгәндә хезмәт дәресләрендә ясалма открыткалар ясый идек. Әгәр күршеңнеке матуррак чыкканын күрсәң, әллә ничәшәр тапкыр үзгәртә идек. Хәзер инде бу эшкә ни өчен шулкадәр җаваплы каравыбызны аңлый башладык. Чөнки без балачактан ук әнинең иң кадерле, нинди генә халәттә дә ярдәмгә киләсен, баласы өчен теләсә нинди авырлыкларга да барасын белеп үстек. Әнисе белән аңа куркынычсызрак та, җылырак та. Һәм менә бүген дә укучылар һәркайсы йөрәк җылыларын кушып үзенчәлекле, төсле открыткалар ясаганнар.

Мәктәп директоры, шәһәр советы депутаты Гадилә Хадиуллина кунакларны бәйрәм белән котлады. Алар арасында мәктәпне тәмамлаучылар да бар иде.

- Мин бу мәктәптә 50 нче елларда ук укыдым. Авыр иде. Аллага шөкер, хәзер безнең балаларга белем алу һәм үсү өчен барлык шартлар да тудырылган, - диде аларның берсе Роза Хәмзина.

Бәйрәм укучылар чыгышы белән дәвам итте..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев