Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Нефтьчеләр оештырган концертлар туры азнакайлылар өчен онытылмас бәйрәм булды

Азнакайның Р.Ишкәев исемендәге ял паркында халык артисты Нәфкать Нигъмәтуллин җитәкчелегендәге татар эстрадасы йолдызлары концерты узды. Анда танылган җырчылар Бәширә Насыйрова, Рәшит Сабиров, яшьләрдән Рафаэль Якупов, Рәфинә Ганиуллина, аның бертуган сеңлесе, биюче Резидә Ганиуллина, "Болгар" гармунчылар ансамбле һәм башкалар катнашты. Татарстан нефтенең 70 еллыгы уңаеннан республиканың көньяк-көнчыгыш регионы шәһәрләрендә яшәүчеләр өчен...

Азнакайның Р.Ишкәев исемендәге ял паркында халык артисты Нәфкать Нигъмәтуллин җитәкчелегендәге татар эстрадасы йолдызлары концерты узды. Анда танылган җырчылар Бәширә Насыйрова, Рәшит Сабиров, яшьләрдән Рафаэль Якупов, Рәфинә Ганиуллина, аның бертуган сеңлесе, биюче Резидә Ганиуллина, "Болгар" гармунчылар ансамбле һәм башкалар катнашты.

Татарстан нефтенең 70 еллыгы уңаеннан республиканың көньяк-көнчыгыш регионы шәһәрләрендә яшәүчеләр өчен "Татнефть" ААҖ бүләк иткән эстрада артистлары турын азнакайлылар зур рухи күтәренкелек белән каршы алдылар.

Стадионга Сабан туе мәйданында гына күзәтелә торган кадәр халык җыелган иде. Артистларның чыгышлары, тамашачыларның аларны дәртләндергән көчле алкышлары, кушылып җырлаулары, җыр-музыка авазлары, парк ихатасына гына сыеша алмыйча, бөтен шәһәргә таралды.

Бер үк вакытта стадион янында шашлык мангаллары көйрәде, азык-төлек шалашларында сәүдә гөрләде, самавырлар пар бәреп торды. Бала-чага кабартылган батутлардан шуды...

Концерттан соң шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров һәм "Азнакайнефть" идарәсе профкомы рәисе Рәфис Хәсәнов артистларга, азнакайлыларга мондый онытылмас бәйрәм бүләк иткән "Татнефть" компаниясе генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдиновка, "Азнакайнефть" идарәсе җитәкчесе Рәзиф Галимовка район һәм шәһәр җитәкчелеге, тамашачылар исеменнән зур рәхмәтләрен белдерделәр.

Кыскасы, нефтьчеләр оештырган концертлар туры азнакайлылар өчен онытылмас бер бәйрәм булды.

Нәфис Әхмәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нефтьчеләр оештырган концертлар туры азнакайлылар өчен онытылмас бәйрәм булды