Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Муниципалитет башлыклары киңәште

Узган атнада Казанда ТР муниципаль берәмлекләре Советының VI съезды булды. Анда безнең районнан авыл җирлекләре, муниципаль берәмлек башлыклары катнашты. Делегацияне район башлыгы Рәфис Галиев җитәкләде. Без аннан зур киңәшмәдән алган тәэсирләре белән уртаклашуын сорадык. -Сүз башында ук ачыклык кертим: республика муниципаль районнарының авыл җирлекләре, муниципаль берәмлек башлыклары ТР муниципаль берәмлекләре...

Узган атнада Казанда ТР муниципаль берәмлекләре Советының VI съезды булды.

Анда безнең районнан авыл җирлекләре, муниципаль берәмлек башлыклары катнашты. Делегацияне район башлыгы Рәфис Галиев җитәкләде. Без аннан зур киңәшмәдән алган тәэсирләре белән уртаклашуын сорадык.

-Сүз башында ук ачыклык кертим: республика муниципаль районнарының авыл җирлекләре, муниципаль берәмлек башлыклары ТР муниципаль берәмлекләре Советының даими әгъзасы булып тора. Совет моннан биш ел элек төзелгән иде. Бу вакыт эчендә ул үз эшчәнлегенең тотрыклы линиясен эшләде. Съезд бергә җыелып сөйләшү, актуаль проблемаларны хәл итү, башкарылган эшкә йомгак ясау, алга максатчан планнар билгеләү өчен ел саен җыела. Ул үзенең демократия нигезендә, тулы ачыклык һәм эшлеклелек шартларында узуы белән аеруча мөһим. Башка еллардагы кебек үк, быелгысында да анда Республика Президенты, Дәүләт Советы рәисе, Премьер-министр, муниципаль берәмлекләрнең Гомумроссия конгрессы президенты, министрлык, ведомство җитәкчеләре, Дәүләт Советы һәм Дәүләт Думасы депутатлары катнашты. Аның югары дәрәҗәдә узуы тикшерелгән мәсьәләләрнең игътибарсыз калмаячагына гарант булып тора.

Советның 2011 елдагы эш йомгаклары турында аның рәисе Минсәгыйть Шакиров доклад ясады. Һәр мәсьәләне тирәнтен анализлауга корылган чыгышында ул башкарылган эшләр белән бергә кичектергесез хәл ителергә тиешле проблемаларны да күтәрде.

Ә авыл җирлекләре һәм муниципаль берәмлекләрдә алар, чыннан та, бихисап. Әйтик, үлгән малларны күмү урыннарын тәртиптә тоту, халыкны эчәр су белән тәэмин итү, юллар инфраструктурасын яхшырту һәм башка шундый эшләрне тормышка ашыру буенча власть органнарына шактый вәкаләтләр бирелгән, ә аларны башкару өчен муниципаль җирлекләргә һәм берәмлекләргә финанс мөмкинлекләре каралмаган. Юллар салу һәм ремонтлау, торак пунктларны төзекләндерү өчен кирәкле ком, вак таш кебек табигый җир асты байлыклары һәр җирлекнең үз биләмәсендә тулып ята. Шуңа да карамастан, социаль проблемаларын чишү өчен алар аннан ирекле файдалана алмыйлар. Ясалма сулыклар, плотиналар тоту таләпләрен үтәү дә зур чыгымнар сорый. Ә аларга, әлеге дә баягы, финанс кереме каралмаган. Чыгыш ясаган бер делегат халыктан сатып алынган сөт бәясенең түбән булуын, күпләп сыер асраучылар, ягъни товар җитештерүче фермерлар өчен моның отышлы түгеллеген дәлилләде. Бу да җитди проблема.

Форумда чыгыш ясаган муниципаль берәмлекләрнең Гомумроссия конгрессы президенты Степан Киричук та ТР муниципаль берәмлекләре Советы эшен югары бәяләде, аны Россиядәге Советларның иң яхшыларының берсенә тиңләде.

Съездда ТР муниципаль берәмлекләре Советы президиумына әгъза итеп Актүбә муниципаль берәмлеге башлыгы Роза Алмас кызы Галееваның сайлануы безнең район өчен тагын бер куанычлы хәл булды. Хәзер анда үзебезнең вәкил бар!

Без Актүбә муниципаль берәмлеге башлыгы Роза Галеева белән дә элемтәгә кердек, съезд делегатлары күрсәткән зур ышаныч белән тәбрик иттек һәм үзе өчен иң истәлекле булган чыгышны кыскача бәян итүен үтендек.

-Мөгаен, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановныкыдыр. Үзенең чыгышында ул муниципаль берәмлекләр эшен оештыруда съездның уңышлы форма булуын, муниципалитетлар проблемасын ачыклауда һәм кирәкле карарлар, программа кабул итүдә аның нәтиҗәле юнәлеш бирүче схема булуын билгеләде. Иң мөһиме - муниципаль берәмлекләр җыены һәм аның президиумы күтәргән проблемаларны республика җитәкчелегенең мөмкин кадәр хәл итәчәген вәгъдә итүе булгандыр, мөгаен.

Делегатларның мине Съезд президиумына әгъза итеп сайлаулары ышаныч күрсәтүдән бигрәк зур җаваплылык та ул. Муниципаль берәмлекләр проблемасы белән яхшы таныш кеше буларак, аларны чишүдә үз өлешемне кертермен дип ышанам.

Әңгәмәдәш Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев