Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин Мәнәвез бистәсендә яшәүчеләр белән очрашты

Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин Мәнәвез авылы һәм бистәсендә яшәүчеләр белән очрашты. Җыенга килүчеләрнең күплеге халыкның үзе яшәгән җирлек проблемаларына битараф булмавы, район башлыгына сорау, дәгъва, үтенеч, киңәшләренең шактый җыелган булуына ишарәли иде. Шулай булып чыкты да. Сораулар арасында тиз генә хәл ителә торганнары да, тормышка ашыру өчен матди чыгым...

Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин Мәнәвез авылы һәм бистәсендә яшәүчеләр белән очрашты.
Җыенга килүчеләрнең күплеге халыкның үзе яшәгән җирлек проблемаларына битараф булмавы, район башлыгына сорау, дәгъва, үтенеч, киңәшләренең шактый җыелган булуына ишарәли иде. Шулай булып чыкты да. Сораулар арасында тиз генә хәл ителә торганнары да, тормышка ашыру өчен матди чыгым һәм вакыт сорый торганнары да булды. Әйтик, җирле радио һәм телевидение программаларын газетада да бастыру, урам утлары, үзәк тукталышка яктырткычлар кую, автобусларның кичке якта йөрү вакытын озайту, хуҗасыз урам этләренә чаралар күрү, Яңа ел чыршысы мәйданын үзгәртү, буа янына илтүче юлны ачу һ.б...


Халыкны аеруча су торбаларын алыштыру, бистәнең үз даруханәсен булдыру, елганың чаңгы базасы ягы ярындагы "Ташурта" чишмәсен чистарту, төзекләндерү һәм аннан торба сузу, полициянең участок инспекторлары эшен җанландыру кебек сораулар борчый икән.
Марсель Зөфәр улы аларның барысына да төпле җавап бирде, очрашуда катнашкан район Советы, район, шәһәр, Әгерҗе авыл җирлеге башкарма комитетлары җаваплы хезмәткәрләренә, предприятие, учреждение, оешма җитәкчеләренә халык соравын тиз арада канәгатьләндерү буенча күрсәтмәләрен җиткерде.


Шунысы куанычлы, район җитәкчелеге белән мондый дустанә, шул ук вакытта эшлекле сөйләшүләр эзсез, сүздә генә калмый, конкрет эш белән дә беркетелә. Ә бу, үз чиратында, халыкның җирле хөкүмәткә ышанычын һәм ихтирамын арттыра, ике арадагы элемтәләрне ныгыта.
Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин Мәнәвез бистәсендә яшәүчеләр белән очрашты