Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Муниципаль милек законсыз файдаланылган

Азнакай шәһәре прокуратурасы муниципаль милек - "Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе" өстәмә белем бирү муниципаль учреждениесе (ДЮСШ) карамагында оператив идарә итү хокукында булган "FIAT DUCATO" автотранспортының законлы кулланышын тикшерде һәм законны бозуларны ачыклады. 2011 елның 10 августында ДЮСШ директоры И.А.Сафиуллин белән шул ук мәктәпнең тренер-укытучысы Р.И.Сафиуллин арасында Анапа шәһәренә шәхсән...

Азнакай шәһәре прокуратурасы муниципаль милек - "Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе" өстәмә белем бирү муниципаль учреждениесе (ДЮСШ) карамагында оператив идарә итү хокукында булган "FIAT DUCATO" автотранспортының законлы кулланышын тикшерде һәм законны бозуларны ачыклады.

2011 елның 10 августында ДЮСШ директоры И.А.Сафиуллин белән шул ук мәктәпнең тренер-укытучысы Р.И.Сафиуллин арасында Анапа шәһәренә шәхсән барып-кайту өчен автотранспорт арендасы килешүе төзелә. Кабул итү-тапшыру акты буенча автотранспорттан Р.И.Сафиуллин 2011 елның 14 августыннан 21 августына кадәр, ягъни 8 көн файдалана.

РФ Гражданнар Кодексының 296 нчы маддәсе 1 нче өлеше нигезендә учреждениеләр һәм казна предприятиеләре оператив идарә итү хокукында үзләренә беркетелгән милек белән үз эшчәнлекләре максатларында законда билгеләнгән чикләрдә генә, әгәр инде законда каралмаган максатларда икән - милек хуҗасы ризалыгы буенча гына файдалана ала.

"Коммерцияле булмаган оешмалар турында" Федераль Законның 9.2 нче маддәсе 10 нчы өлеше нигезендә бюджет учреждениесе милек хуҗасы рөхсәтеннән башка үзенә беркетелгән яки милек хуҗасы акчасына сатып алынган аеруча кыйммәтле милек яки күчемсез милек белән идарә итәргә хокуксыз.

Азнакай муниципаль районы башкарма комитетының 2010 елның 13 ноябрендә чыккан 210 нчы карары буенча автотранспорт аеруча кыйммәтле күчемле милек булып санала.

Тикшерү автотранспортның тренер-укытучыга ДЮСШ максатларында түгел, ә шәхси максатларда бару өчен бирелүен раслады. Моннан тыш, аренда килешүе милек хуҗасы - район башкарма комитеты рөхсәтеннән башка төзелгән. Шулай ук килешүдә аренда хакының күләме һәм аны түләү тәртибе дә күрсәтелмәгән.

Хәзерге вакытка кадәр Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты "Коммерцияле булмаган оешмалар турында" Федераль Законның 9.2 нче маддәсе 11 нче өлешен, "Азнакай муниципаль районы автоном яки бюджет учреждениесенең аеруча кыйммәтле күчемле милке төрләрен һәм исемлеген билгеләү турында" район башкарма комитетының 2010 елның 13 ноябрендә чыккан 210 нчы карарын бозып, күчемле милекне оператив идарә итүгә килешүләрдә аеруча кыйммәтле статусын күрсәтмичә тапшыра.

Әлеге закон бозу очракларын ачыклап, Азнакай шәһәре прокуратурасы Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчелеге исеменә гариза бирде.

Азнакай шәһәре прокуратурасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев